Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тиз укырга өйрәтүче 7 кагыйдә тәкъдим итәбез

Тиз укуның, яхшырак истә калдыруның сере бик гади: аның өчен 7 кагыйдәне үзләштерү дә җитә. Малайлар, кызлар игътибар!1нче кагыйдә: текстны, нинди генә авыр булуына да карамастан, бер генә кат укырга...

Тиз укуның, яхшырак истә калдыруның сере бик гади: аның өчен 7 кагыйдәне үзләштерү дә җитә. Малайлар, кызлар игътибар!


1нче кагыйдә: текстны, нинди генә авыр булуына да карамастан, бер генә кат укырга кирәк. Укылган өлешкә күзләр белән кире “кайтмагыз”. Кирәк булса, соңыннан - текстның мәгънәсенә төшенгәч тә, тагын бер мәртәбә укып чыгарга мөмкин.
2 нче кагыйдә: укуның интеграль алгоритмы буенча уку (УИА)
“Интеграль алгоритм” сүзтезмәсеннән куркып калдыгыз бугай. Бу кагыйдә икенче төрле болайрак яңгырый: китап, журнал, газета битләрен ачканчы, үзеңә нинди мәгълүмат кирәклеген ачыкла! Шуннан соң буталчык укуың УИА программасына буйсыныр. Игътибарны түбәндәгеләргә юнәлтегез:
-китапның (мәкаләнең)исеме
-авторы
-чыганагы (мәсәлән, мәкалә урын алган газета яки журнал номеры)
-күтәрелгән проблема
-бирелгән фактлар
-материаль үзенчәлекләре (жанр, стиль) һәм тәнкыйть (килешү-килешмәү, хуплау-каршы килү)
-алып килгән яңалыгы һәм практикада кулланылышы
3нче кагыйдә: текстның төп мәгънәви үзенчәлеген - доминантаны аерып ала белү. Һәрбер текстта алга таба укырга җәлеп итә торган сүзләр була.Шулай ук мәгънә”борылышы”, үзгәрешләр турында “кисәтә” торган сүзләр дә очрый. Бу сигнал - сүзләрне файдаланып, текстагы иң әһәмиятле, иң кирәкле фикерне тотып ала аласыз.
4нче кагыйдә: артикуляциясез уку
Эчтән генә укырга өйрәнү өчен, түбәндәге күнегүне кабатларга кирәк: китап яисә газета укыганда, ритмны булдырырга тырышыгыз. Өч бармак ярдәмендә тоткан карандашны, ялгышмаска тырышып, каты өслектәге бер ноктага шакырга кирәк. (Яртылы нота үлчәмен күз алдына китерегез.) Баштарак читен булыр: ритмнан читкә тайпыласың, аннан нәрсә турында укыганың да онытыла. Ләкин 15-20 сәгать күнегүдән соң, ”әйтеп уку” гадәтеннән бөтенләй котылырсыз.
5нче кагыйдә: күзләрне вертикаль хәрәкәт иттереп уку.
Моның өчен махсус Шульте таблицасы кирәк. Ул 20 х 20см үлчәмле таблица. 1 дән 25 кә кадәрле саннар 25 шакмакка бутап тутырылган. Барлыгы 8 таблица кулланыла. Сезнең бурыч: 25 секунд эчендә саннарны үсә бару тәртибендә барлап чыгу. Санаганда ялгышмасагыз, күз карашы белән биттәге текстны да укый аласыз дигән сүз.
6нчы кагыйдә: текстны укыганда, аеруча игътибарлы булу.
Игъбарны башка нәрсәгә юнәлтми генә уку бер дә җиңел түгел. Түбәндәге күнегү ярдәмендә аннан тиз арынып була:
“Бармаклар”. Урындыкка иркенләп утырыгыз. Кулларны кушырып тез өстенә куегыз. Баш бармаклар иректә калсын. Бер-берсенә кагылдырмыйча гына, аларны хәрәкәт иттерегез. Бөтен игътибар да әнә шуңа юнәлтелергә тиеш. Баштагы ике атнада әлеге күнегүне 5 минут дәвамында ясасагыз, аннары 10-15 минутка кадәр озайтырга була.
7нче кагыйдә: һәрчак хәтерне күнектереп тору.
Укылган әйберләр 1-2 көн узуга ук башыңнан чыгып очкач, күп һәм тиз укуыңның мәгънәсе бар микән? Шуңа күрә хәтерне күнектерү бик мөһим. Онытмагыз: 7 кагыйдә дә бер-берсе белән аерылгысыз.
 
88601758_igruy_so_slovami_dlya_detey_4__5_let

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев