Тиз әзерләнүче ризыклар ни өчен озак саклана?

Соңгы елларда халык арасында тиз әзерләнә торган ризыклар (фастфуд) модага керде. Бер уйлаганда, аны әзерләү дә җиңел.
“Макдоналдс”ларга, кафе-бистроларга кергәндә, без андагы ризыкларның файдасы яки зыяны турында уйланабызмы? Анда керүчеләр нәрсә белән туклана икән? Әйдәгез, бергәләп күз салыйк. Гадәттә, биредә гамбургер яки чизбургер, кыздырылган тозлы бәрәңге һәм кока-кола, фанта кебек газлы эчемлекләр тәкъдим итәләр. Мондый ризыклардан туклык хисе барлыкка килә. Гамбургер да, чизбургер да мул итеп тоз салып әзерләнә. Тозлы ит, сыр, соус, тозлы кыяр – барысы да камырга төрелгән. Аннан соң тозлы бәрәңге ашыйсың да, эчәсе килә башлый. Бер литрга якын бозлы кола яки фантаны эчәсең. Ашказаны шар кебек тула. Тамак туйды дигән ялган хис шуннан барлыкка килә дә инде.
Игътибар иткәнегез бармы: тиз әзерләнүче ризыкларның саклану вакытлары бик озак. Ризык саклансын өчен, аңа консервантлар кушалар. Консервантлар ашказаны өчен бик зарарлы. Шуңа күрә тиз әзерләнә торган ризыклар организмга зыян гына китерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Минтимер Шәймиев: "Созвездие-Йолдызлык" фестивален гамәлгә ашырырга һәм аңа ярдәм итәргә кирәк" Казанда КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара.
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?