Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ТИЗӘЙТКЕЧ флешмобы татар телен популярлаштыра.

Халыкара туган тел көненә багышлап, интернет челтәрләрендә "ТИЗӘЙТКЕЧ" флешмобы башлап җибәрелгән иде.  Әлеге флешмоб инициатив төркем тарафыннан Интернетта татар теле кулланышын арттыру максаты белән...

Халыкара туган тел көненә багышлап, интернет челтәрләрендә "ТИЗӘЙТКЕЧ" флешмобы башлап җибәрелгән иде.  Әлеге флешмоб инициатив төркем тарафыннан Интернетта татар теле кулланышын арттыру максаты белән эшләнелгән. Сезне дә бу флешмобта катнашырга чакырабыз. Татар теленең берничә матур тизәйткечен сезнең игътибарыгызга  тәкъдим итәбез.
- Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.
- Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.
- Капкага капка каршы, Капкага капка капма-каршы.
- Кулда тукмак, Алыйк кер тукмап: Тукта, тукта, тукмама, Тукма, тукма, туктама! Туктап тукмап булмый ул, Тукмап тукмак тынмый ул.
- Талга кунар бер тартар, Ул тартарны тал тартыр,
Тартар басып талны тартыр,
Тал тартыр, тартар калкыр, Тартар калкыр, тал тартыр.
- Синең мускул мускулмыни, мускул түгел ул- мыскыл.Менә Мостафа мускулы мускул дисәң дә мускул.
- Җылы җәйнең көннәрендә Җәймә тау итәгендә Җизни кызы Җәүһәрия Җиләк җыя чиләгенә.
- Сезнең кызлар безнең кызларга киндер тукмаклашмакчылар иде. Тукмаклашырлар микән, тукмаклашмаслар микән? Тукмаклашсалар, тукмакларын алып килсеннәр, тукмаклашмасалар, тукмакларын биреп торсыннар.
- Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай. Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.
- Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы.Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.
- Дару белән өч шешә,
Шешә бавын теш чишә, шешә чишсәң теш шешә. X84AQulowPk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев