“Төне буе керфек тә какмаган ананы күреп кызгандым да, сокландым да” - Чулпан Гарипова

Бәйрәм мәҗлесләрен алып баручы, тамада Чулпан Гарипова 8 март бәйрәмен 5 яшьлек кызы белән хастаханәдә каршылый. Бүген ул үзенең “инстаграм”ында бик мәгънәле язма калдырган.

“Бала белән ДРКБда дәваланабыз. Янәшә караватта 11 айлык баласы белән тагын бер әни ята. Бу сабый йөрми дә, хәтта утырып та тора алмый. Биш айлык кына булып туган (750 грамм). Шушы кыска гомер эчендә кичә аңа бишенче операциясен ясадылар. Төне буе керфек тә какмаган ананы күреп кызгандым да, сокландым да. Бигрәк сабыр әниләр! Икенче күрше караватта яшь ярымлык бала ята. Мендәргә сөяп ашата аны әнисе. 11 ай вакытында ук йөгереп йөри башлаган. Әмма бер ничә ай элек балага инсульт булган. “Көндезге йокысыннан уң ягы параличланып торды”, ди әнисе. Шуннан хастаханә юлларын таптау башланган. Авыруын бавырындагы ниндидер үзгәрешләр белән бәйлиләр икән. Иртәгә операция... Коридорга чыгып тормыйм. Анда тагын әллә нинди язмышлар бар. Кыскасы, Аллаһы Тәгалә сезгә исән-сау бала биргәне өчен рәхмәт әйтегез. Шушы балаларны тапкан хатын-кызларның да кадерен белик! Иң мөһиме: безне кеше иткән әниләребезне зурлыйк! Бәйрәм белән!”
Һәр баланың һәм ананың тизрәк терелеп, өйгә кайтуын телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.