Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәнәфес – китап белән

Мәктәптә тәнәфес вакытында коридорга чыгарга ярамый, башка сыйныфларда укучы дуслар белән дә күрешеп булмый. Инде нишләргә? Китап укырга һәм моны фотога төшереп Инстаграм яки Вконтакте социаль челтәрләренә урнаштырырга.

Мәктәптә тәнәфес вакытында коридорга чыгарга ярамый, башка сыйныфларда укучы дуслар белән дә күрешеп булмый. Инде нишләргә? Китап укырга һәм моны фотога төшереп Инстаграм яки Вконтакте социаль челтәрләренә урнаштырырга. Бу эшне 30 сентябрьгә кадәр башкарып өлгерергә кирәк. Чөнки 8-30 сентябрь көннәрендә Россия Мәгариф министрлыгы “Тәнәфес – китап белән” (“Перемена с книгой”) дип исемләнгән акция уздыра. Фотоны #переменаскнигой, #читаемкнижки, #минпросвещениярф хэштеглары белән урнаштырырга һәм https://edu.gov.ru/book/ сайтына юлларга кирәк. Әлбәттә, фото астында ни өчен нәкъ менә бу китапны сайлавыгыз турында да язарга онытмагыз. Иң кызыклы эшләр министрлык сайтында урын алачак, ә иң-иң дип табылган өч эш авторына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Шунысы да мөһим: Россия Мәгариф министрлыгының соөиаль челтәрдәге аккаунтына язылырга кирәк, ә үзегезнең аккаунтыгыз ачык булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев