Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Төннәрең йокысыз үтсә...

1. Көнне ашыкмыйча, дулкынлануларсыз гына төгәләргә тырышыгыз. Хәл итәсе проблемалар кичкә калдырмагыз.2. Кич белән күп ашамагыз,ач карынга яхшырак йоклата.3. Кичке аш вакытында бәвел куу үзлегенә ия...

1. Көнне ашыкмыйча, дулкынлануларсыз гына төгәләргә тырышыгыз. Хәл итәсе проблемалар кичкә калдырмагыз.


2. Кич белән күп ашамагыз,ач карынга яхшырак йоклата.
3. Кичке аш вакытында бәвел куу үзлегенә ия азыклар: бәрәңге, җиләк-җимеш, яшелчәләр, кофе, какао кулланмагыз.
4. Кичкә 5тән 8гә кадәр спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Тик йокларга ятарга 3 сәгать кала күңегүләрне туктатырга кирәк.
5. Йокларга ятар алдыннан 20-30 минут саф һавада йөреп керегез.
6. Ятарга 1 сәгать кала җылы ваннада юыныгыз. Суга 2-3 тамчы нарат, әфлисүн яки артышның эфир маен тамызырга кирәк. Ваннада юынганда кул чуклары һәм аяк табанына массаж ясау фвйдалы.
7.Уңайлы урында йоклагыз,баш астына кечерәк мендәр куегыз, караңгырак төстәге урын –җир әйберләре куланыгыз. Кара төстә булса, тагын да яхшырак.
8. Яткач ук йоклап китергә тырышмагыз. Иң яхшысы - бу хакта бөтенләй уйламау.
9. Аркага ятып, организмны ял иттерергә тырышыгыз. Күз алдына сәгать телләрен китерегез, анда уянырга кирәкле вакытны билгеләп куярга мөмкин.
10. Сул якка таба борылып йоклап китергә өйрәнергә кирәк. Сул аякны корсакка таба бөкләп куярга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев