Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тормыш авырлыкларын җиңгән 5 ҮРНӘК КЕШЕ

Күбебез тормыш авырлыкларында, килеп чыккан уңышсызлыкларда үзебезне түгел, ә башка факторларны гаепләргә ашыгабыз.Бүген авыру һәм катлаулы проблемаларны җиңеп уңышка ирешкән кешеләр хакында сөйләшерб...

Күбебез тормыш авырлыкларында, килеп чыккан уңышсызлыкларда үзебезне түгел, ә башка факторларны гаепләргә ашыгабыз.
Бүген авыру һәм катлаулы проблемаларны җиңеп уңышка ирешкән кешеләр хакында сөйләшербез. Шуннан соң пүчтәк сәбәпне дә бар итеп тормыштан зарланмый башларбыз, бәлки.
1. Турия Питт — манекенщица. 24 яшендә каты янгынга эләгеп тәненең 64%-ы пешә, шул исәптән бите дә. Яшь кыз ярты ел гомерен сырхауханәдә уздыра, күпсанлы операцияләр кичерә, уң кулының бөтен бармакларынларын, сул кулының 3 бармагын югалта. Авыр кайгысын җиңеп бүгенге көндә тулы тормыш белән яши: журналлар өчен төшә, серф, спорт белән шөгыльләнә, велосипедта йөри, тау инженеры булып эшли.

2. Нандо Паррадо авиакатастрофада исән кала. Һәм 72(!) көн буена ярдәм көтә. Кар эретеп эчә, бүтән исән калучылар белән аркага-арка куеп йоклый. 60-нчы көнгә бозлы чүл буйлап 2 дусты белән ашарга эзләп йөри. Үзенең ярты гаиләсен һәм 40 кг авырлыгын биредә югалта. Бүгенге көндә ул тормышка, яшәргә илһамландыручы лекцияләр укый.

3. Джессика Кокс — 2 кулы да булмаган 1-нче пилот. Аның ник кулларсыз тууына әлегәчә җавап юк. Әти-әнисе ярдәмендә мөстәкыйль ашарга, киенергә өйрәнә, гадәти мәктәпкә йөри, укый-яза. Тик кечкенәдән очарга курка торган була: хәтта таганда да йомык күзләр белән атына. Тик куркуын җиңеп пилот-спортсмен титулын ала. Джессика Гиннессның рекордлар китабына да кертелгән.

4. Шон Шварнер ракны җиңеп 7 континентның 7 иң югары ноктасында була. Шон — Ходжкин авыруын һәм Askin саркомын җиңгән дөньядагы беренче кеше. 13 яшендә аңа ракның соңгы, 4 стадиясе диагнозын куялар. Табиблар фикеренчә, аның нибары 3 ай гомере калган була. Тик Шон авыруын җиңә ала. Тик озак та үтми рак аңа кире кайта, үпкәсендә гольф тубы зурлыгындагы шеш табыла. Бу юлы аңа 2 атна гомер фараз кылалар, тик ул шуннан соң да 10 ел яши.

5. Джиллиан Меркадо кечкенәдән дистрофиядән интегә, шуның аркасында инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә. Тик бу аңа мода дөньясында кайнарга комачауламый. Аның фикеренчә, иң мөһиме үз тәнеңне барлык җитешсезлекләре белән ярата белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев