Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Торт өчен мастика рецепты

Туган көн, яңа ел, башка бәйрәм булсынмы, табында торт булмыйча калмый. Җиләк-җимешле, шоколадлы, гади бисквиттан пешергәнеме... Җаның нинди тели, шуны сайлап алып була. Кибетләргә керсәң, киштәләр то...

Туган көн, яңа ел, башка бәйрәм булсынмы, табында торт булмыйча калмый. Җиләк-җимешле, шоколадлы, гади бисквиттан пешергәнеме... Җаның нинди тели, шуны сайлап алып була. Кибетләргә керсәң, киштәләр тортлар белән тулып тора.
Шулай да, өйдә пешерелгәне күпкә тәмлерәк һәм файдалырак. Бала өчен тортның тәмле булуы гына түгел, матурлыгы да бик мөһим. Шуңа да, мастика рецептын тәкъдим итәбез. Әлеге камырдан төрле бизәкләр ясап булачак һәм, иң мөһиме, бала моны үзе дә башкара алачак.
Кирәк булачак (тигез күләмдә):

  • шикәр комы пудрасы

  • куертылган сөт (сгущенка)

  • коры сөт (сухое молоко)

  • натураль краситель (какао, куркума)


Барысын да кушып бутарга, сыек булган очракта – коры сөт, куе булса – куертылган сөт өстәргә.
Мастиканы бер атна саклап була, иң мөһиме камырны каплап торырга онытмагыз, чөнки ул кибергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев