Торт өчен шоколадлы глазурь ясыйбыз

Шоколадлы газурь тортны бигрәк матур итә, авыздан сулар килә. Әле җиләк-җимеш белән дә бизәлсә! Бүген күпләр мондый тортларны пешерергә остарып бетте. Нинди вакыйга уңаеннан булуын, теләкләреңне әйтәсең дә, заказ гына бирәсең.
Ә нишләп әле үзебезгә дә тырышып карамаска? Өйдә пешергән гади генә тортны да чәчәккә әйләндереп була. Шоколадлы глазурь ясауның берничә ысулын тәкъдим итәбез.
1. Сөт өсте (сливки) белән
Кирәкле әйберләр:
100 мл майлы сөт өсте (30–35%)
100 г кара, 150 г сөтле, яки 250 г ак шоколад
Эш барышы: сөт өстен кайнатып, аңа ваклаган шоколад өстәргә, яхшылап болгатырга. Куелыгын сөт өсте яки шоколадны өстәп яки киметеп көйлибез.

2. Сөт белән
Кирәкле әйберләр:
100 г сөтле шоколад
3-4 аш кашыгы сөт
Эш барышы: шоколадны ваклап, сөткә салырга. Микродулкынлы мичтә яки су парында болгата-болгата җылытырга.

3. Үсемлек мае белән
Кирәкле әйберләр:
100 г шоколад
2-4 аш кашыгы иссез үсемлек мае
Эш барышы: шоколадны ваклап, эретергә. Үсемлек мае өстәргә, гел болгатып торырга.
Бу глазурьны төрле шоколад белән ясап була. Ак шоколадка май азрак, ачысына күбрәк салына.

4. Какао белән
Кирәкле әйберләр:
1/2 стакан какао порошогы
1/4 стакан шикәр комы
1/4 стакан сөт
50 г ак май
Эш барышы: барлык әйберләрне дә савытка салып, су парына куярга. Болгатып, 1 минут тирәсе җылытырга. Соңыннан миксер белән күпертергә.

5. Җелатин белән ялтырап торган глазурь
Кирәкле әйберләр:
1 аш кашыгы желатин
210 г шикәр комы
110 г су
65 г какао порошогы
65 г майлы сөт өсте (30–35%)
50 г кара шоколад

Эш барышы: желатинга 50 г салкын су салып, болгатырга, бераз бүртергә калдырырга. Шикәр комы, су, какао, сөт өстен бер савытка салып, кайный башлаганчы утта тотарга, гел болгатып торырга. Кайнап чыккач, ваклап шоколад өстәргә. Бүрткән җелатинны глазурьга салырга.
Тортны глазурь белән тоташ капларга яки өстенә генә ягып, кырыеннан агып төшкән итеп ясарга була. Моның өчен тортның уртасына глазурь агызалар, түгәрәк буенча хәрәкәт ясап, калак белән тигезләп җәяләр. Шоколад матуррак агып төшсен өчен, башта глазурьны кондитер капчыгы ярдәмендә тортның кырыйларына ягалар, аннан соң гына өстенә агызалар. Кондитер капчыгын пергамент, пешерү кәгазеннән яки полиэтилен каптан үзегез дә ясый аласыз.
Шунысы мөһим, шоколадлы глазурь белән каплаганчы, тортны яхшылап суытырга кирәк. Ә глазурь җылымса булырга тиеш.
Торт бизәү үрнәге:

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!