Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Тәрәз ачтым, балам, сак бул!" (видео)

Тиздән җәй, мәктәп укучыларының көтеп алган каникуллары җитә. Бигрәк тә җәйге чорда әти-әниләре эштә булу, яки башка сәбәпләр аркасында кайвакыт балаларга өйдә үзләренә генә калырга да туры килә. Кызг...

Тиздән җәй, мәктәп укучыларының көтеп алган каникуллары җитә. Бигрәк тә җәйге чорда әти-әниләре эштә булу, яки башка сәбәпләр аркасында кайвакыт балаларга өйдә үзләренә генә калырга да туры килә. Кызганыч, балалар белән булган күп кенә күңелсез хәлләр аларны ялгыз калдырганда килеп чыга.
Соңгы елларда тәрәзәдән егылып төшүләр артты. Ә бит бу бәхетсезлек очракларының күбесе аяныч тәмамлана.
Статистика мәгълүматларына караганда, тәрәзәдән 1 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар ешрак егылып төшә икән. Бу хәл әти-әни янәшәдә булып та, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән очракта килеп чыгарга мөмкин. Хәзерге заманда йортларда куела торган пластик тәрәзәләр һәм балаларга тәрәзә төбендә уйнарга рөхсәт итү – төп куркыныч тудыручы факторлар дип белдерә табиблар.
Сабыйларыбызның гомерен куркыныч астына куймау өчен ниләр эшләргә кирәк соң?
Өйдә кечкенә балалар булганда, тәрәзәләр бикләнгән яки җилләтү өчен фәкать вертикаль рәвештә генә ачылган булырга тиеш. Бигрәк тә пластик тәрәзәләрдәге чебен-черкидән саклый торган ятьмәнең аз гына этү белән дә урыныннан чыгып китүен онытмаска кирәк.
Бала пластик тәрәзәне ачмасын өчен, махсус тотка-йозакка бикләү киңәш ителә. Тәрәзәне бераз ачып куйганнан соң, тотканы алып куеп була. Шул рәвешле, тәрәзәне олы кеше генә бикли яки ача ала. Билгеле булганча, барлык мәкәтәпкәчә учрежденияләрдә шундый җайланма кулланылырга тиеш.
Агач тәрәзәләргә эшермә (шпингалет) кую зарури. Ләкин аскы бик кенә җитә дип уйлау ярамый. Бала аны ачкан очракта да, өске эшермәгә көче җитмәс.
Балаларга кечкенәдән тәрәзә төбендә уйнарга рөхсәт итмәскә, анда уйнауның куркынычлыгы турында аңлату мөһим.
Йорт җиһазларын тәрәзә яныннан читкәрәк урнаштыру да артык булмас. Бу балаларга тәрәзә төбенә үзләре менү юлын чикли.

Үзегез сабыегызга тәрәзәдән ни дә булса күрсәткәндә, аны яхшылап тотыгыз, киеменнән генә эләктереп тормагыз. Бу вакытта тәрәзә ачылган булмасын.
Шулай ук тәрәзәләрне артык ачылып китүдән саклый торган җайланмалар, рәшәткәләр дә куярга була.
Ә иң дөресе – балаларны үзләрен генә калдырмау һәм бергә булганда да аларны күз уңаеннан югалтмау, нәрсә эшләгәннәрен ара-тирә булса да белеп тору.
https://youtu.be/F-PqhhaAwPI
Җәйләрегез күңелле һәм борчуларсыз үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев