Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Циркта җәнлекләр булмаячак

Чехиядә цирк тамашаларында җәнлекләрне файдалану тыелачак.

Чехиядә цирк тамашаларында җәнлекләрне файдалану тыелачак. Бу ил парламентының түбән палатасы шундый закон кабул иткән. Аны сенат һәм президент хуплагач, Чехиядә цирк өчен җәнлекләр өйрәтү тыелачак.

Чикләүләр 2022 елдан гамәлгә керәчәк һәм барлык төр яңа туган кыргый җәнлекләргә кагылачак. Хәзерге вакытта Чехиядә кайбер төр кыргый хайваннарны өйрәтү тыелган инде. Әйтик, 2004 елдан соң туган приматлар, ишкәк аяклылар, мөгезборын, су үгезе, жирафларны өйрәтергә ярамый.

Сүз уңаеннан, 2018 елда уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, Чехиядә яшәүчеләрнең 74 проценты кыргый җәнлекләрне циркта куллануга каршы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев