Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Туңдырма таякчыкларыннан матур бүләк ясарга өйрәнәбез

Җәй җитте, туңдырма сезоны ачылды. Без таяклыларны яратабыз. Эскимо – классика! Бер гаилә җыелып, берешәрне генә ашаса да, шактый таякчык җыела. Аларны ташларга кызганыч, гөл төбен йомшартырга булса д...

Җәй җитте, туңдырма сезоны ачылды. Без таяклыларны яратабыз. Эскимо – классика! Бер гаилә җыелып, берешәрне генә ашаса да, шактый таякчык җыела. Аларны ташларга кызганыч, гөл төбен йомшартырга булса да ярый... Шул таякчыклардан  сезне матур бүләк ясарга өйрәтик әле!
Кирәк булачак: иске магнит,фломастерлар, төсле кәгазьләр, җилем-пистолет, 9 таякчык.
Эш барышы:
1. Биш таякчыкны ян-янга төзеп салабыз. Кырыйдагыларын күрсәтлгәнчә билгелибез, апа-абыйлар кисәргә ярдәм итсен.

  1. Магнит тасмасын кулланабыз. Таякчыкларны тигез итеп, шуның өстенә куеп карыйбыз. Магнит киңрәк булса кисәбез, магнит киселми торган булса, күбрәк таякчык кулланырга мөмкин. Таякларның төбен фломастер белән тигезләп, сак кына ябыштырабыз.



  1. Калган 4 таякчыкны фотодагы кебек куеп беркетәбез.



  1. Ике элемент та кипкәч, аларны үзара ябыштырабыз.



  1. Ә хәзер иң күңеллесе – бизибез! Кем нинди фантазиягә бай, шуны да белергә мөмкин.



  1. Әзер! Суыткычта җанны җылыта торган бүләк үз хуҗасын көтеп тора!16_Verstka (1)


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев