Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган көн килә елга бер тапкыр...

Балачакта туган көнне аеруча нык көтеп аласың. Котларга килгән туганнар, дуслар, кызыклы бүләкләр, шатлыктан балкыган йөзләр,  тәмле торт – балачак турындагы иң матур хатирәләр дә туган көнгә бәйле. Б...


Балачакта туган көнне аеруча нык көтеп аласың. Котларга килгән туганнар, дуслар, кызыклы бүләкләр, шатлыктан балкыган йөзләр,  тәмле торт – балачак турындагы иң матур хатирәләр дә туган көнгә бәйле. Балаларның туган көнен, һичшиксез, күңелле итеп үткәрергә кирәк.
Йортта бала бар икән, аның туган көнен үткәрү-үткәрмәү турындагы сорау хәтта башка да килми. Әлбәттә, үткәрәсең! Баланы ел буе көтеп алган бәйрәменнән ничек мәхрүм итәсең инде? Ә аны ничек итеп үткәрү хакында инде уртага салып сөйләшү дөрес булыр.
Балага ничә яшь булуга карамастан, туган көн аның өчен аеруча мөһим бәйрәм. Өстәвенә әлеге бәйрәмнең берникадәр психологик һәм педагогик ягы да бар. Беренчедән, баланың дөньяга карашы киңәя. Шулай ук туганлык җепләрен ныгыту өчен дә бер сәбәп бит ул туган көннәр. Ә бу көндә кичергән матур эмоцияләр ел буена җитәрлек булачак.

1-5 яшь аралыгы



Бу вакытта бала өчен иң кадерлесе – өйдә үткән бәйрәм. Әти-әнинең янда булуы, якын туганнарның килүе баланың кәефен күтәрәчәк. Бу көнгә ямь өстәү өчен өйне шарлар белән бизәргә, төрле матур плакатлар элергә мөмкин. Йортның һәр почмагында бәйрәм рухы сизелеп торсын! Бала әти-әнисенең аның өчен тырышуын күреп үсәргә тиеш.

5-10 яшь аралыгы



Әлеге чорда баланың аралашу даирәсе киңәя төшә. Аңа инде туган көн мәҗлесенә дусларын чакырырга да рөхсәт итү кирәк. Алар бергәләп ял итә, төрле уеннар уйнап ярыша ала. Мөмкинлектән чыгып, туган көнне инде өйдә түгел, күңел ачу үзәкләрендә, кафеларда үткәрергә була. Хәзер моның белән шөгыльләнүче махсус оешмалар да күп. Әгәр инде төрле сәбәпләр аркасында бәйрәм өйдә уза икән, әти-әниләр балалары өчен үзләре дә менә дигән бәйрәм оештыра ала. Теләк кенә кирәк!

10-17 яшь аралыгы



Бала үскән саен, аның дуслары да арта. Туган көннәрне дә алар белән бергә үткәрәсе килү теләге барлыкка килү табигый хәл. Әгәр инде бу көнне бары тик гаиләдә үткәрү традициясе барлыкка килгән икән, моны көннең беренче яртысында башкарып, дусларны һәм сыйныфташларны кич белән кунакка дәшеп була. Иң мөһиме – баланың бу теләгенә каршы килмәгез. Аның өйгә дусларын дәшергә тулы хокукы бар. Бәйрәмнең ничек үтүе, әлбәттә, әти-әни карамагында. Килгән кунакларга һәм туган көн иясенең үзенә күңелсез булмаслык бәйрәм ясау беренчел бурыч.
 
Бу елгы тортның өстендә ничә шәм булуына карамастан, күңел түрендә балачакта үткәрелгән туган көн бәйрәмнәренең матур хатирәсе яшәсен иде. Ә без, әти-әниләр, балаларның көтеп алган бәйрәм көнен матур истәлекләргә баетыйк!
 

Илүсә Зәйнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев