Тукай районында Бантиклар бәйрәме булып узган [фото]

Ата-ана балаларның җәйге ялы файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үтүен тели. Тукай районында да моны истә тотып Бантиклар бәйрәме ясарга уйлаганнар.
Бәтке авылының мәдәният йорты каршында Бантиклар бәйрәме оештырылган. Яшүсмерләр бантикларны матур итеп бәйләү, үз-үзеңне бантиклар белән бизәү бәйгеләрендә шатланып катнашканнар.
“Безне, мәдәният йорты хезмәткәрләрен, матур итеп бантиклар белән “бизәп” куйдылар. Үткәрелгән бәйгеләрдән малайлар да читтә калмады”, – дип хәбәр итә Бәтке авылының мәдәният йорты директоры Марина Орлова “Якты юл” газетасына.
[gallery size="full" ids="1799,1800,1801,1802,1803,1804,1805,1806"]
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Син мине ишетәсеңме? Тагын утыз елдан Җир шарында яшәүче һәр дүртенче кеше чукрак булырга мөмкин. Халыкның ишетү сәләтен тикшерүчеләр шулай дип куркыта.
    97
    0
    0