Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Туры юл күрсәтүче

«Яраткан китапханәчем» бәйгесенә эшләрне кабул итә башладык. Син дә яраткан китапханәчең турында инша яки шигырь яз һәм «Сабантуй» журналына язылу турында квитанция күчермәсе белән бергә sabantui@bk.ru адресына юлла.

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Бер сүз белән әйткәндә, ул – серле дөнья. Ә шул мавыктыргыч, файдалы, могҗизалы дөньяга кем туры, аңлаешлы юл күрсәтә? Әлбәттә, китапханәче!

Мин – Минзәлә шәһәре гимназиясенең 3 «А» сыйныфында белем алучы гап-гади бер кыз. Китапханәнең серле дөньясына башта әнием белән юл ачтым, ә инде укый башлагач, китапханәчебез Айгөл апа Нәбиева мине тагын да кызыксындырып җибәрде.

Китапханә – минем генә түгел, сыйныфташларымның  да яраткан урыны. Китапханәчебез укучылар белән төрле бәйрәмнәр, тәрбия сәгатьләре уздыра. Даими рәвештә яңа кайткан китаплар белән таныштыра. Төрле темага әңгәмәләр, плакатлар ясау, күргәзмәләр оештыру да еш була безнең китапханәдә. Айгөл Ниязыевна үткәргән һәр чара мавыктыргыч һәм кызыклы.

Китапханәчебез әле «Юнармия» түгәрәген дә алып бара. Анда инде өлкән сыйныфлар йөри. Юнармиячеләрдә Айгөл апа туган илгә мәхәббәт, патриотик рух тәрбияли. Без дә алардан үрнәк алабыз.

Ә мин яшьтәшләремне, үземнән кечкенәләрне китапны яратырга, аны укудан ямь табарга өйрәнергә өндәр идем. 

 

Азизә Айнетдинова, Минзәлә шәһәре гимназиясе укучысы. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев