Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Тыңлагыз, тыңлагыз! Радио сөйли!» /ВИДЕО/

💥 📢 Бүген – Радио көне! 📢💥1895 елның 7 маенда рус галиме Александр Степанович Попов беренче тапкыр җәмәгатьчелек каршында үзе уйлап тапкын радиоалгычны тәкъдим итә. Бу...

💥 📢 Бүген – Радио көне! 📢💥
1895 елның 7 маенда рус галиме Александр Степанович Попов беренче тапкыр җәмәгатьчелек каршында үзе уйлап тапкын радиоалгычны тәкъдим итә. Бу көн исә хәзер Радио көне буларак билгеләп үтелә.
Әлбәттә, беренче радиоалгыч белән хәзерге көндә кулланыла торганнарын чагыштырып та булмый инде. Заманалар үзгәргән саен технологияләр дә алга бара. Шулай да радионы көнкүрештә кулланылган әйберләр ярдәмендә дә ясап була. Ышанмыйсызмы? Ә менә Азамат Шиһапов әтисе ярдәмендә үз куллары белән радио ясаган. Ул безнең белән дә радио ясау серләрен уртаклашты. Ягез әле, физика дәресендә сыйныфташларыгызны һәм укытучыны шаккатырып, өй шартларында радио ясап карагыз!
https://youtu.be/BCkPhmvj630

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев