Тылсымчы Поттерны тулаем татар малаена әйләндерүгә үз өлешеңне керт

Һарри Поттерның татар фанатлары төркеме тәрҗемәчеләр җыеп китапның татарча вариантын 2017 елның маена төгәлләргә ниятли.
Джоан Роулингның "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" китабының берничә бүлеге татарчага тәрҗемә ителгән, әмма бу эш төрле сәбәпләр аркасында туктатылып торылган. “Гыйлем” татар порталының баш мөхәррире Айдар Шәйхин әйтүенчә, Һарри Поттерның татар фанатлары төркеме тәрҗемәчеләр җыеп, алар ярдәмендә китапның татарча вариантын 2017 елның маена төгәлләргә җыена.
Проектның максаты - "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" китабын тәрҗемә итеп аны интернет-кулланучыларга тәкъдим итү. Моның өчен инглизчә һәм татарча бик яхшы белгән тәрҗемәчеләр кирәк.
Проектка ярдәм итәргә һәм тәрҗемәдә катнашырга теләүчеләр bez@giylem.pro адресына үзе белән таныштырып, хат язарга һәм җавап рәвешендә алган биремне үтәргә тиеш. Исемлек 25 декабрьдә билгеле булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.