Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тылсымчы рәссам

Мультфильм карарга кем генә яратмый икән?! Ә ул экранга чыкканчы нинди юл узуын күз алдыңа китерә аласыңмы? Аны кемнәр, кайда һәм ничек ясый? Синең дә әлеге һөнәр иясе буласың килсә...

Кирәкле сыйфатлар

Тырышлык, сабырлык, төгәллек, җаваплылык, иҗади фикерләү, бай фантазия, югары зәвык.

Уңай яклары

Дәрәҗәле эш, яхшы хезмәт хакы түләнә. Иҗади сәләтеңне күрсәтеп, зур уңышларга ирешергә була. Хезмәт шартлары да уңайлы.

Тискәре яклары

Сыйфатлы мультфильм булдыру өчен оста итеп рәсем ясый белү генә җитми. Анимация кагыйдәләрен яхшы белергә, шул өлкәдәге үзгәрешләрне, яңалыкларны күзәтеп барырга, рәсем ясау буенча яңа программаларны үзләштерергә кирәк.

Нишләргә кирәк?

Рәсем ясау сәләте булса, иҗат итәргә яратсаң, сәнгать мәктәбенә укырга кер. Анимация буенча түгәрәккә языл, компьютерда төрле программаларда эшләргә өйрән. Иң мөһиме – кызыксынуың кимемәсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев