Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Укучылар сайлау көннәрендә нишләячәк?

Мәгълүм булганча, 17-19 сентябрь көннәрендә Россия Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Шуңа бәйле рәвештә, бу атнаның җомга һәм шимбәсендә мәктәпләрдә укулар ничек оештырыла?

Мәгълүм булганча, 17-19 сентябрь көннәрендә Россия Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Шуңа бәйле рәвештә, бу атнаның җомга һәм шимбәсендә мәктәпләрдә укулар ничек оештырыла? Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге сорауга ачыклык кертте.

“Укулар гадәти режимда булачак”, – диделәр министрлыкта. Ләкин бу көннәрдә дәресләрне музейларда яки ачык һавада оештыру, экскурсия, практик дәрес һәм спорт чаралары үткәрү киңәш ителә.   

 

Фото Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев