Укучыларны бушлай ашатырлармы?

Яңа уку елында башлангыч сыйныф укучылары мәктәптә бушлай ашаячак. Татарстан Дәүләт Советы бу хакта закон проекты кабул итте. Балаларга кимендә бер мәртәбә кайнар ризык бирәчәкләр. Ә менә 5-11 сыйныф укучылары һәм һөнәри уку йортларында белем алучыларга, һәр елдагыча, социаль ярдәм каралган. Быел аның күләме бер укучыга көненә 7 сум 70 тиенне тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
    408
    0
    0