Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Укучыларыбыз иҗаты: "Ипиме, кәнфитме?" әкияте

Борын-борын заманда яшәгән ди бер гаиләдә Ислам белән Илдар исемле ике малай. Беркөнне мәктәптән кайткач, ашарга утырганнар болар. Аннары калган ипи кисәген күтәреп, урамга уйнарга чыгып киткәннәр. Ан...

Борын-борын заманда яшәгән ди бер гаиләдә Ислам белән Илдар исемле ике малай.
Беркөнне мәктәптән кайткач, ашарга утырганнар болар. Аннары калган ипи кисәген күтәреп, урамга уйнарга чыгып киткәннәр. Анда туп белән уйнап туйгач, ипи кисәген тибешә башлаганнар. Шулвакыт алар янына бер карт килеп чыккан.
- Әй, малайлар, ник сез ипине хөрмәт итмисез? Ник аның белән уйныйсыз? – дигән ул.
- Ник, кәнфит сыман тәмле түгел бит ул, - дигән Ислам белән Илдар.
- Ярар, алайса, карарбыз, - дигән дә карт, юкка да чыккан.
Малайлар өйләренә кайтса, өстәлдә ипи урынына күп итеп кәнфит өелеп ята ди. Бик куанышкан болар. Бер көн ашаганнар, ике, өч... бер атна үткән. Малайларның тешләре һәм эчләре авырта башлаган. Кәнфиттән шулкадәр туйганнар, күрәселәре дә килми икән. Үз хаталарын аңлап, ничек тә теге картны эзләп табарга уйлаганнар.
Бер көн барган Ислам белән Илдар, ике көн барганнар. Төрле авыллар, куркыныч урманнар аша үткәннәр. Ниһаять, бер кечкенә йортка килеп кергәннәр. Анда теге сакаллы карт ипи белән тәмләп чәй эчеп утыра икән. Малайлар ялгышлыклары өчен гафу үтенгән:
- Хөрмәтле бабакай, без хатабызны аңладык, кайтар безгә ипекәйне, - дип ялварганнар.
- Ярар, аңлавыгыз яхшы, ләкин гомерегез буе онытмагыз, икмәкне кадерләп һәм саклап тотыгыз, - дигән карт.
Хәзер Ислам белән Илдар үзләре әти кешеләр икән. Балаларына ипи кадерен аңлата-аңлата, тәмләп ипи ашыйлар ди.
ипи
Нәзилә Җамалетдинова, Әлмәт, 2нче лицей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев