“Укымасаң, сыер савучы булырсың”

Элегрәк авыл җирендә яшәүче әти-әниләр укырга теләмәгән балаларын шулай куркыта иде. Хәзер нинди һөнәрләр олыларның “кара исемлеге”ндә икән? Superjob уздырган сораштырудан күренгәнчә, әти-әниләрнең күбесе балаларының урам себерүче, сатучы яки кассир булуын теләми. Полиция хезмәткәре дә “кара исемлек”тә. Баласының бу һөнәрне сайлавына әти-әниләрнең 5 проценты каршы. Һөнәрләр антирейтингын йөк төяүче, автомобиль йөртүче, укытучы, тәрбияче һәм чиновниклар дәвам итә. Шунысы кызык: балаларының чиновник булуына, күбесенчә, әниләр каршы, әтиләр арасында андыйлар 1 проценттан артмый. Табиблар да антирейтингка кергән. Сораштыруда катнашучылар әйтүенчә, аларга хезмәт хакын аз түлиләр, ә халык рәхмәтле була белми. Респондентлар арасында хәрби, журналист, бармен, официант, курьер, космонавт, юрист, шахтер, төзүче, блогер һөнәрләренә каршы булучылар да бар. Ә менә әти-әниләрнең 8 проценты, начар һөнәрләр юк, дип исәпли һәм бала нинди һөнәр сайласа да, аны хупларга әзер.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.