Укыргамы, өй җыештырыргамы?

Карантинда нишләргә? Бактың исә, бу сорауга һәр гаиләнең генә түгел, һәр төбәкнең дә үз җавабы бар икән.

Brand Analytics компаниясе кызыклы тикшеренү уздырган. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, әти-әниләр карантин вакытында балаларының онлайн-курсларда шөгыльләнүен, китап укуын, кинолар каравын, ял итүен һәм... өй җыештыруын тели. Шунысы кызык: Мәскәү халкы өйдә ярдәм итүне соңгы урынга калдырган. Ә менә төбәкләрдә яшәүче әти-әниләр, бала, беренче чиратта, укырга, аннан соң өй эшләрендә булышырга тиеш, дигән фикердә. Кино, мультфильм һәм ял көтеп тә тора ала, ди алар. Бу шөгыльләрне сораштыруда катнашучыларның 10 проценты гына хуплаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Казан шәһәренең 14 нче гимназия укучылары иҗаты Казан шәһәренең 14 нче гимназия укучылары иҗаты
    237
    0
    3
  • Әниләр – якты кешеләр 28 ноябрь – Россиядә әниләр көне. Әниләр көне уңаеннан  редакциябезгә укучылардан бик күп хатлар, рәсемнәр килә. Казан шәһәренең 11 гимназия укучылары  әниләренә сораулар биреп, журналист һөнәрен үзләштергәннәр, хикәяләр дә язганнар. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
    254
    0
    0