Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Укытучы апаларның көне килеп җиткән бит! Котлаулар:

Укытучы апаларның Көне килеп җиткән бит, Шул көн белән котлыйм диеп Язам шушы юлларны.5нче октябрь - Рәсәйдә Укытучылар көне билгеләп үтелә.Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үр...

Укытучы апаларның
Көне килеп җиткән бит,
Шул көн белән котлыйм диеп
Язам шушы юлларны.


5нче октябрь - Рәсәйдә Укытучылар көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!

Ай нинди көн, нинди көн бу?
Шатлык кызартты йөзне.
Гел шатлыктан торамы әллә,
Укытучылар көне!
Бу юлларда язылганнар
Барысыда чыңга ашсын.
Чыңга ашмый калмасыннар
Бер генә юллары да.
Иң изге теләкләрне
Теләп калам бу юлда.
Эшләрендә, уңышларга,
Гел ирешеп торырга.
Алай гына түгел әле
Телим бәхет-шатлык та,
Аның белән тагын бергә
Исән имин яшәүдә.
Туган телне үстерүгә
Багышланган сезнең гомер.
Бик күп һөнәр арасында
Бу - иң мәрхәмәтлеседер.
Чынлап уйлап караганда,
Телсез калу - илсез калу.
Мактаулы эш - авыр чакта
Туган телне саклый алу.
Укытучым, Сез бит телне
Үстерүче, саклаучы да.
Биек мөнбәрләргә менеп,
Ялкынланып яклаучы да.
Мөстәкыйльлек алган чакта
Нык торып, булдыгыз түзем.
Керткән хезмәтегез өчен
Тарих әйтер гадел сүзен.

Гыйлем дигән тирән дәрья,
Мәгариф дигән кораб.
Өмет белән руль артына
Бастыгыз алга карап.
Аңладыгыз аң-белемнең,
Тәрбиянең зур көчен.
Ярты гасыр тир түгәсез
Педагогика өчен.
Зур көч куеп үттегез сез
Мәгариф баскычларын.
Хак Тагалә кызганмыйча
Биргән тел ачкычларын.
Тормыш юлы каршылыклы,
Үсешкә нигез - көрәш,
Һәр мөгаллим язмышында
Чагыла сезнең өлеш.
Шуңа Сезне һәр педагог
Остазы итеп саный.
Фән дөньясы исәпләшеп,
Олы галим дип таный.
Шул түгелме бу тормышта
Ирешү зур максатка.
Хезмәтенә күрә хөрмәт,
Дәрәҗәле ир-атка.
 

БӘЙРӘМ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ! 


Сезне хөрмәт итеп һәм баш иеп, яраткан “САБАНТУЙ” журналыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев