Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Укытучыларның август киңәшмәсендә әйтелгән төп фикерләр

 Быел мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Мөслим районында узды. Президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырышта яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итәбез.   Яңа уку елында Тата...

 
Быел мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Мөслим районында узды. Президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырышта яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итәбез.  
 

Яңа уку елында Татарстанда:
- 6 мәктәп сафка басачак;
- 7 балалар бакчасы төзелеп бетереләчәк;
- өстәмә белем бирү укытучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белгечләре, укытучыларының  хезмәт хаклары артачак.
 
 
Мәгариф тармагында нинди үзгәрешләр көтелә соң?
- "Ачылыш" фундаменталь фәннәр буенча Халыкара проект олимпиадасы (8-11 сыйныфлар өчен) узачак;
- Казан, Яр Чаллы, Əлмәт, Алабугада милли белем бирү үзәкләре ачыла;
- 2017-2018нче уку елында  гомумреспублика җыелышлары вебинар формасында үтәчәк;
- 2018 елда Татарстанда PISA Белем бирүнең халыкара чагыштырма тикшерүе уза;
- 2022 елдан Россиядә инглиз теле буенча мәҗбүри БДИ кертелә;
- укытучыларга тапшырылган 17500 ноутбук яңартылачак;
- быел ресурс үзәкләренең саны 25кә җитәчәк;
- яңа уку елында Түбән Кама районы мәктәпләрен Казанның Азык-төлек һәм туклану департаменты тәэмин итәчәк.
 
Белем бирү өлкәсендә 2016-2017нче уку елы уңышлары:
- Халыкара олимпиадаларда Татарстан укучылары 6 медаль яулады (3 "алтын", 1 "көмеш", 1 "бронза");
- WorldSkills милли чемпионатларда Татарстан 13 алтын медаль алды (Россия төбәкләре буенча 2нче урында);
- Абу-Дабида узачак WorldSkills дөнья ярышларына 7 компетенция буенча 8 кеше катнашачак;
- белем бирү өлкәсендә муниципаль берәмлекләр арасында беренче урында - Бөгелмә районы;
 
Белем бирү өлкәсендәге проблемалар:
- Татарстанда 2015 елдан бирле педагог-психологлар җитмәве мәсьәләсе көн калагында. Бүген дә республика мәктәпләренең 1/4 өлешендә психологлар җитми;
- белем бирү буенча Тукай, Чистай, Əгерҗе, Аксубай, Зәй, Баулы, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Менделеевск, Кама Тамагы, Əлки, Чирмешән, Алексеевск районнары артта сөйрәлә. Сентябрьдән әлеге мәктәпләргә махсус "десант" килеп төшеп, бу ситуациядән чыга юлларын караячак;
- Əтнә, Саба, Апас, Кайбыч районнарында 9 сыйныфтан соң 8 предмет буенча имтиханнарны татар телендә тапшырырга ярый. Ләкин быел мондый мөмкинлектән берәү дә файдаланмаган.
 
Соңгы сүз – Президенттан
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә WorldSkills чемпионатларында алтын медаль яулаганга мактарга әллә ни ашыкмады:
– Безнең профессиональ яктан әзерлек аксый. WorldSkills ярышларында шаккаттырырга түгел, ә үзебезне дөнья дәрәҗәсенә күтәрергә телибез. Бу мода артыннан куу түгел. Дәрәҗәбезне күтәрсәк, без җиңәчәкбез.
Вузлар рейтингына да кагылмыйча кала алмады Президент. Чөнки безнең югары уку йортлары Мәскәүнең Икътисад югары мәктәбе уздырган мониторингның ТОП-20легенә эләкмәгән. Бу исемлеккә БДИдан уртача балалары 81-95 булган вузлар кергән. Ə Татарстан вузлары – бары тик 34нче урында.
– Абитуриентларга БДИ ирек бирә. Вуз җитәкчеләре иң яхшы укучыларны җәлеп итәргә тиеш, – дип дәвам итте ул.
Президент күптән түгел БДИдан 100 балл җыючылар белән очрашты. 117 укучының яртысы гына бездә кала. Калганнары китә.
– Сез хәзерләгән иң яхшы укучылар башка шәһәрләргә китә. Бу сезне начар вуз, дип әйтү түгел. Сез алар белән эшләмисез! Бөгелмәдән 3 предметтан 100әр балл алган кыз Мәскәүгә дә түгел, ә Самарага киткән. Аның белән беркем дә сөйләшмәгән. Бу Самарада начар дигән сүз түгел. Ләкин без акыллыбашлар өчен көрәшергә тиеш. Сез кая карыйсыз? Сезнең вузлар ничек көндәшлеккә сәләтле булсын?! Ректорлар, үзегезне текә итеп тотуыгызны ташлагыз! Сез бөтен мәктәпләрдәге ситуацияне бөтен кешедән яхшырак белергә тиеш. Мондый укучыларны мәҗбүриләп калдырырга түгел, ә кызыксындыру зарур, – ди Президент.
 

* * *


Бу чарада республиканың һәр районы мәгариф идарәсе вәкилләре яңа машинада кайтып китте. Татарстан Президенты ярдәме белән аларга 45 җиңел автомобиль тапшырылды. Шуңа өстәп, 14 районга микроавтобус та бирделәр. Димәк, республика мәктәпләре нәтиҗәләре дә, машина тизлеге кебек, югары булыр, дип ышанасы килә.

Алинә МИННЕВƏЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев