Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Улларым ярты сәгать телефонда уйнап утырсалар, 30 тапкыр “отжимание” ясатам”

К.Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллиннар гаиләсендә ике ул үсә. Егетләр икесе дә спорт белән “җенләнә”. 7 яшьлек Нурсолтан тхэквондо, ә 9 яшьлек Рамазан самбо ярышлары буенча беренче урыннарны яу...

К.Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллиннар гаиләсендә ике ул үсә. Егетләр икесе дә спорт белән “җенләнә”. 7 яшьлек Нурсолтан тхэквондо, ә 9 яшьлек Рамазан самбо ярышлары буенча беренче урыннарны яулый. Гайзуллинанар балаларын ничек тәрбияли икән? Бу хакта әтиләреннән сөйләттек.





– Усалланмыйча булмыйдыр инде ул, бигрәк тә ир бала үстергәндә. Кайвакыт артыграк та

китәдер әле ул кырыслык дигәне. Һәр гаиләдәгечә безнекеләр дә олыларга каршы дәшмәскә, аларны бүлдермәскә дигән кагыйдәләргә буйсынып үсә. Шәхсән, үзем керткән бер закон

да бар: ярты сәгать телефонда уйнап утыралар икән, 30 тапкыр “отжимание” ясыйлар. Аларның көч, энергияләренә шаккатам инде мин. Бер арый белмиләр. Икесе дә дөнья күләм футбол уеннары белән шаша. Һәр команданың уенчысын, һөҗүмчесен, тренерын беләләр. Хәтта ничәнче елда, ничә гол керткәннәренә кадәр әйтеп бирергә мөмкиннәр. Улларыбыз бәләкәй вакытта гаилә белән бергә мультфильмнар карый торган булсак, хәзер спорт каналларына күчтек, – дип елмая Рөстәм.






Зилә Җәләлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев