Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ураза гаете уңаеннан Дәрвишләр бистәсендә балалар өчен бәйрәм булачак

5 июль – Ураза гаетенең беренче көнендә Казанның Нагорный бистәсендәге “Иман нуры мәчете”, Совет районы мөхтәсибәте Дәрвишләр бистәсе скверында балалар өчен бәйрәм үткәрә.Чара, Ураза бәйрәме уңаеннан,...

5 июль – Ураза гаетенең беренче көнендә Казанның Нагорный бистәсендәге “Иман нуры мәчете”, Совет районы мөхтәсибәте Дәрвишләр бистәсе скверында балалар өчен бәйрәм үткәрә.
Чара, Ураза бәйрәме уңаеннан, башкаланың Совет районы хакимияте ярдәме белән оештырыла. Бәйрәм кысаларында иҗади, спорт, интеллектуаль конкурслар, кызыклы уеннар, мастер-класслар уздыру каралган. Шулай ук кунакларны КидСпейс  балалар шәһәрчеге  һәм “тотып карый торган” зоопарк көтә.
Бәйрәм сәгать 10.00 да башланып 13.00гә кадәр дәвам итәчәк. Анда, диненә һәм милләтенә карамастан, 16 яшькәчә балалар, шулай ук аларның әти-әниләре чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев