Урман чикләвеген җыеп калырга ашыгыгыз [киңәшләр]

Урман чикләвеге ел да булмый, 5-6 елга бер көттереп кенә килә ул. 2016 - чикләвек елы. Һәм бу урман “десерты” шушы көннәрдә өлгереп килә. Чикләвек җыярга теләүчеләргә киңәшләр:

- Урманга барганда дөрес итеп киенегез, ачык җирләрегез калмасын. Бу урман бетеннән саклану өчен дә, аяк-кулларны ботакларга сыдырмау өчен дә кирәк. Башлык кияргә онытмагыз.
- Аягыгызга озын балаклы бутый кию яхшы, елан килеп чыкмасын!
- Күзлек кисәгез, күзегезгә ботаклардан чүп коелмас. Чикләвек җыйганда гел өскә карап йөрелә.
- Чикләвекне тешегез белән ватарга киңәш итмибез. Шуңа күрә букчагызга карга борыны (плоскогубцы) салыгыз. Чикләвекне җыйганда аның төшен ашап карыйсыгыз килер.
- Чикләвеккә алданып, килгән маршрутыгызны югалтмагыз. Вакыт-вакыт чикләвектән арынып, якын-тирәгә, артыгызгы карап алу киңәш ителә. Адаша күрмәгез.
- Сирәк үскән чикләвеккә алданып йөрмәгез. Башта чикләвек күп үскән агачны табыгыз да шуннан җыегыз. Ботакның иң өстендә бер чикләвек күреп, аны алу өчен күп вакыт сарыф итү мәгънәсез.
- Эре чикләвекле агачны табарга тырышыгыз. Гадәттә, бер агачның чикләвекләре бер төрле размерда була.
- Агачның ботаклары асылынып төшкән булса, аларны күтәреп карагыз яки шуларның астына кереп җыегыз. Гадәттә, чикләвек шунда яшеренә.
- Агачка кояш ягыннан килегез. Шулай эшләсәгез, күзегез дә чагылмас, чикләвек тә качып калмас.
- Чикләвек агачының ботаклары бик сыгылмалы. Аларны берәм-берәм аударыгыз. Озын ботакларны бер кеше аударып, икенче кеше җыю уңайлы.
- Зур ботакларны сыгу өчен озын саплы ыргак кулланырга була.
- Белеп торыгыз: өлгергән чикләвек коелырга тора. Шуңа күрә ботакларны җайлап кына, калтыратмый гына аударыгыз.
- Көз көне чикләвек сарыланып өлгергәч, агачны селкетеп җыярга була. Агач төбенә җәймә куясыз да, чикләвек шунда коела.
- Муенга асып куела торган букча табыгыз. Чикләвекне шунда җыйсагыз, ике кулыгыз буш булыр. Ике кул ике тапкыр тизрәк җыя. Асып йөрмәс өчен җыелган чикләвекне вакыт-вакыт капчыкка салып барырга мөмкин.
- Чикләвекне өйгә алып кайткач, аның өстенә йөк бастырып куегыз. Шулай итсәгез, чикләвекне кишәнкесеннән (күлмәгеннән) куптару җиңелрәк булыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күкрәк билгесе нәрсә аңлата? Игътибар иткәнең бардыр: юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар күкрәкләрендә тимер билге йөртә...
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Сезгә нинди эт кирәк? 2 июль – Бөтендөнья эт көне