Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Урманче белән рәсем ясыйбыз»

«Сабантуй» журналы, «Казан шәһәре музей комплексы» белән  берлектә, «Урманче белән рәсем ясыйбыз» дип исемләнгән бәйге игълан итә.

 

 Яңа бәйге: «Урманче белән рәсем ясыйбыз»

Сизеп торабыз, син бик тә рәсем ясарга яратасың. Сәләтеңне күрсәтергә вакыт! Быел танылган рәссам Бакый Урманченың тууына 125 ел. Шул уңайдан, «Сабантуй» журналы, «Казан шәһәре музей комплексы» белән  берлектә, «Урманче белән рәсем ясыйбыз» дип исемләнгән бәйге игълан итә.

Бәйгедә катнашу өчен 2022 елның 11 февраленә кадәр ирекле темага рәсем ясап, museumurmanche@yandex.ru почтасына җибәр. Җиңүчеләрнең рәсемнәре «Сабантуй» журналында басылачак! Аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак! 

Үзеңне Урманче итеп хис ит! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев