Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Урыссу ГРЭСы хезмәткәрләрен эшкә урнаштыруда бар көчне куячакбыз»

Татарстанда Урыссу ГРЭСы хезмәткәрләрен эшкә урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта бүген Татарстан хөкүмәтенең республика профсоюз активы белән очрашуында әйтелде.Искәртеп үтик, 30 апрельдән 1 майга...

Татарстанда Урыссу ГРЭСы хезмәткәрләрен эшкә урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта бүген Татарстан хөкүмәтенең республика профсоюз активы белән очрашуында әйтелде.

Искәртеп үтик, 30 апрельдән 1 майга каршы төндә, ягу сезоны тәмамлангач, Урыссу ГРЭСы эше туктатылды. Алдан предприятие банкрот дип танылган иде.
“Хуҗалар бурычлар күп булу сәбәпле электростанциянең банкротлыгы турында карар кабул итте, - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин. – Ул бурычның түләнәчәгенә өмет юк иде. Шунлыктан станцияне ликвидацияләү турында карар кабул ителде. Моннан тыш, халыкны җылысыз һәм кайнар сусыз калдырмас өчен, 10 меңләп кеше, 3441 йорт, без ике контурлы казаннарга күчүне тәкъдим иттек. Аның өчен шактый күп акчалар бүленде”.
Аның сүзләренчә, Ютазы районының 2148 фатир хуҗасы әлеге казаннарны кую буенча килешүне имзалаган. “Җылыту сезонына кадәр әлеге проблеманы хәл итеп бетерү мөмкин булыр дип уйлыйбыз. Параллель рәвештә Урыссу ГРЭСы хезмәткәрләрен эшкә урнаштыру мәсьәләсе тора, - дип җиткерде хөкүмәт башлыгы. – Моңа бар көчне куячакбыз”.
Татарстанның социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Ютазы районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 66 вакансия барлыгын һәм аларның кайберләре предприятиенең элеккеге хезмәткәрләренә тәкъдим ителергә мөмкин, дип белдерде. “Исемлек 30 предприятиедән”, дип аңлатты ул.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев