Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзебезнеке: Уалмый торган пыяла

Күз алдыңа китер: син мәктәптән кайтасың, юлыңда очраган бер генә йортның да тәрәзәсендә пыяла юк. Өеңә кергәч, пыяладан эшләнгән савыт-сабаны да таба алмыйсың. Аптыраган йөзеңне көзгедән карап та булмый, чөнки ул да юк. Үз вакытында пыяла уйлап табылмаган булса, әле бик күп файдалы җиһазларыбыз булмас иде.

Тарих

«Пыяланы кем уйлап тапкан? Ул кайчан барлыкка килгән?» – диярсең. Ышанмассың, табигатьтә пыяла беренче кешегә кадәр үк булган! Ул вулканнан чыккан лавадан барлыкка килгән, диләр. Әлеге пыяла обсидиан дип атала. Якынча 55 гасыр элек Борынгы Мисыр һәм Месопотамия территориясендә обсидианны кискечләр ясау өчен кулланганнар. Ә менә тәрәзә өчен ул яраклы түгел. Чөнки аның аркылы бернәрсә дә күренми, обсидиан тонык була. 

Беренче пыяла Борынгы Мисырда ясалган. Әмма аны ясаганда кулланыла торган ком чиста булмаганга күрә, пыяла яшькелт-зәңгәр төстә булган. Вакытлар узу белән, комны чистартырга өйрәнгәннәр. Пыяла да үтәкүренмәлегә әйләнгән.

Белми калма!

Россиядә пыяла ясау һәм эшкәртүгә ныклап 17 нче гасырда гына тотыналар. 18 нче гасырда рус галиме, шагыйрь Михаил Ломоносов төсле пыяла ясау технологиясен уйлап таба.

Пыяланы ничек эшкәртүләрен Мамадышта күреп кайттык. Пыяла оешмасында эшләүче менеджер Эльвира Хәйруллина безне пыяла эшкәртү процессы белән таныштырды. 

1. Пыяланы махсус машинада кирәкле зурлыкта кисәләр. 

2. Бер тап һәм тузан бөртеге дә калмаслык итеп юдырталар. 

3.Пыялаларны аеру өчен араларына рам урнаштыралар. 

4. Нык булсын өчен, пыяланы махсус мичтә «чыныктыралар». 

 

Чыныктырылган пыяла өстендә сикерсәң дә, ул ватылмаячак. Ышанмасаң, видеоны кара: https://rutube.ru/video/2d0a5c0462c8d85e7a7dfc604d2c8ad0/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев