Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Волонтерларга үз мәшәкатьләре җитми!?

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче нәни Миланага алты яшь. Әле кечкенә булуына карамастан, мәрхәмәтлелек һәм яхшы эшләр турында ул инде күп нәрсәләр белә. Кызчыкның ата-анасы – волонтерлар. Милана әнисе...


Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче нәни Миланага алты яшь. Әле кечкенә булуына карамастан, мәрхәмәтлелек һәм яхшы эшләр турында ул инде күп нәрсәләр белә. Кызчыкның ата-анасы – волонтерлар. Милана әнисе белән картлар йортына барып ялгыз әби-бабайлар белән шашка уйнарга да, балалар бакчасыннан кайткач, приюттагы этләрне карап торырга да өлгерә.
«Мин визалар үзәгендә белгеч булып эшлим, ирем Интернет-оешмада инженер вазыйфасын башкара. Миңа 29 яшь, иремә - 31.  Моннан дүрт ел элек яңа елда хезмәттәшем балалар йортына барырга тәкъдим итте, шунда ук ризалаштым. Бу сәяхәт минем өчен бик дулкынландыргыч булды. Беренче эш итеп балаларга бүләк эзләдем, нәкъ менә алар ел буе хыялланган әйберләрне табасым килде. Бик тә сентименталь кеше булганлыктан, балалар йортына бару алдыннан елап беттем. Бер генә кыз яки малай да ятим, ата-анасыз булырга тиеш түгел бит, дигән уй күңелемне тырнап торды минем. Баш тартырга инде соң иде... Бәхеткә каршы, анда килүгә могҗиза башланды: җыр-бию, уен-көлке. Алар да без килешкә әзерләнгән булганнар икән. Барлык чыгышлардан соң бүләкләребезне тараттык. Бөтен бала да бүләкләргә, җылы аралашуга шундый шат иде, алар безне түземсезлек белән көткән булганнар икән бит! Шунда гына аңладым, минем тормышым элеккеге сыман булмаячак!» – ди Милананың әнисе Оксана Сарга.
Милананың әтисе - Никита исә хайваннарны ярата икән. Нәни кызларына ике яшь ярым булганда үзләре белән приютка алып баралар кызчыкны. «Беләсезме, ул хәтта зур, йонлач этләрдән дә курыкмады. Хәзер аларны саф һавага йөрергә үзе алып чыга. Балалар йортындагы ятимнәргә уенчыкларын бирергә дә кызганмый кызыбыз. Көне ничек узганын әби-бабасына һәм балалар бакчасындагы дусларына сөйләргә ярата ул», - дип сөйли нәни ихтыярчының әнисе.
Кызык, әмма башта Никита белән Оксананың дуслары аларның волонтер булуларын аңлап бетермәгәннәр, «бу мәшәкать сезгә нигә кирәк, үз проблемаларыгыз җитмиме әллә?! Сезгә бит моның өчен акча да түләмиләр!», - дия торган булганнар. «Күп кеше бушка ярдәм итүгә ышанмый, ә бит ихтыярчылыкның бөтен мәгънәсе дә нәкъ менә эчкерсез ярдәм кулы сузуда», - ди Оксана.
«Гаиләм минем карарларымны хуплаганга һәм кызым белән ирем дә яхшылыклар эшләвенә мин чиксез шат. Сүземне тәмамлап бер гыйбарәне искә төшереп узасым килә: «Ихтыярчы ул –гади кеше, әмма бик бәхетле!», - ди Оксана үз гаиләсе турында.
Дөрестән дә, күп кенә кеше бушка ярдәм итеп булуыны ышанмый, бәлки, ышанырга теләмидер дә... Ә бит башкаларга яхшылык эшләү, югарыда әйтелгәнчә, үзеңне дә бәхетле итә!




Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев