Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"ВСЕ ВМЕСТЕ": барыбыз да бертигез! /видео, фоторепортаж/

"ВСЕ ВМЕСТЕ" хәйрия фонды бүген бөр төркем балаларны "Подари улыбку детям!" фестиваленә җыйды. Араларында мөмкинлекләре чикләнгән һәм ярдәмгә мохтаҗ балалар да бар.Быел фестиваль 2 көн дәвамында уза....

"ВСЕ ВМЕСТЕ" хәйрия фонды бүген бөр төркем балаларны "Подари улыбку детям!" фестиваленә җыйды. Араларында мөмкинлекләре чикләнгән һәм ярдәмгә мохтаҗ балалар да бар.

Быел фестиваль 2 көн дәвамында уза. Беренче көнне "На равных" вокал конкурсы булса, икенче көнгә җиңүчеләрнең чыгышыннан торган гала-концерт планлаштырылган. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: әлеге вокал конкурсына эләгер өчен дә читтән торып катнашу этабында шактый тырышырга туры килгән. Беренчедән, бәйге Россия күләмендә уздырыла, икенчедән, катнашучылар бик максатчан, амбициоз һәм креатив.
Жюри әгъзаларына да җиңелләрдән түгел. Хөкем итү системасы 1-нче каналдан бара торган "Голос" тапшыруын хәтерләтә, ягъни алар сәхнәгә аркалары белән утыртылган, чыгыш ясаучыны күрмиләр.
https://youtu.be/YebYqUy-F4Q
— Миңа калса бу бик мөһим деталь, - дип, "ВСЕ ВМЕСТЕ" хәйрия фонды рәисе Венера Иванцова нечкәлекләрне аңлатып китте. — Конкурсның исеменә игътибар иттегезме? "На равных" дип атала ул. Биредә сәламәт балалар да, мөмкинлекләре чикләнгәннәре дә бар. Физик яктан күпмедер күләмдә аерылсалар да, индивидуаль сыйфатларга һәрберсе дә ия. Һәрберсенең үз сәләте, әйтер сүзе, кызыклы фикере бар. Без шуларны күреп алып, баланың физик үзенчәлекләренә иътибар итмичә үстерергә омтылабыз, шәхес формалаштырабыз. Кызганмыйбыз, ник кызганырга? Бар кешеләр дә бертигез. Алар мескен түгел! Шәхси сыйфатлары ярдәмендә, бүгенге җәмгыятьтә үз урынын табарлык итеп тәрбиялисебез килә.
Димәк, хөкемдарлар чыгыш вакытында баланы күрми һәм кызгану кебек хис-кичерешләргә бирелмичә, вокал осталыгына гына бәя бирә булып чыга.
Балтачның сәнгать мәктәбендә җыр дәресләре бирүче Әскәрова Гүзәл Рәисовна бирегә 8 укучысын алып килгән.
— Минем укучыларым теге яки бу конкурска чыгып китергә һәрдаим әзер тора. Чөнки безнең әзерләнгән чыгыш бар, без аны уку елы дәвамында шомартабыз, камилләштерәбез һәм ул безнең визит карточкабыз булып хезмәт итә. Әлеге бәйгегә килгәнче мөмкинлекләре чикләнгән балалар да булачагын белмәдем. Килеп кергәч бик аптырашта клаган идем, каршылыклы уй-фикерләр туды. Тик репетиция башлангач балаларның әзерлеген күреп таң калдым. Җыр-моң алдында теләсә кайсы фактор да көчсез икәнен белә идем, тик шушы яшемә җитеп ишетми торган баланың шулкадәрле матур җырлавына ышанмас идем. Аларны тәрбияләгән укытучылар, ата-ана алдында баш иям! Һәр балага да җиңү һәм уңышлар телим!

"ВСЕ ВМЕСТЕ" хәйрия фонды ел дәвамында дистәләгән акцияләр, концертлар һәм махсус чаралар уздыра. Үзенчәлеге дә шунда — фонда мөмкинлекләре чикләнгән шәхесләр тарафыннан тудырылган, алар көче белән эшли дә. Авыр хезмәтләрендә Ходай үзе юлдаш булсын!
[gallery link="file" size="medium" ids="12557,12556,12555,12554,12553,12552,12551,12550,12549,12548,12547,12546,12545,12543,12542,12541,12540,12539,12538,12537,12536,12534,12533,12532"]
Илүзә Бикчәнтаева
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев