Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Халыклар дуслыгы»

Халыкара Туган тел көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия «Халыклар дуслыгы» фестивален үткәрде.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел ул VIII тапкыр үткәрелә. Фестивальдә 2-8 сыйныфлар һәм 10 сыйныф укучылары катнаша. Алар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның үз үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен сәхнәдә күрсәтә. Милли ризыкларыннан торган күргәзмә оештыра. Һәр милләт вәкиле тамашачыны үзенең җыр-моңнары, дәртле биюләре белән таныштыра. Милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек җепләрен ныгыта. «Кунаклар арасында Себер, Пермь, Самара татарлары, рус, башкорт, кыргыз, казах, мари, крәшен, удмурт, әзербайҗан кызлары да бар иде. Барлык сыйныфлар да бай эчтәлекле, матур чыгышлар күрсәттеләр» – ди оешытыручылар. «Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска, хөрмәт итәргә һәм төрле милләт кешеләре – барыбыз да тыныч, ямьле Татарстаныбызда дус-тату яшәргә омтылабыз» - ди фестивальдә катнашучы укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев