Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа ел бәйрәмнәрендә кайда ял итеп булачак [исемлек]

Бәйрәм көннәрендә күңел ачу чаралары буа буарлык. Яллар гына җитсен.Казан – Яңа ел каникулларында кунакларны иң күп җәлеп итә торган шәһәрләр арасында лидер. Туристлар башкалага 30 декабрьдән агыла ба...

Бәйрәм көннәрендә күңел ачу чаралары буа буарлык. Яллар гына җитсен.
Казан – Яңа ел каникулларында кунакларны иң күп җәлеп итә торган шәһәрләр арасында лидер. Туристлар башкалага 30 декабрьдән агыла башлар дип көтелә. 2 гыйнвар исә – кунаклар кабул итүнең төп көне, – ди республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.

Мәдәни чаралар шактый киң колачлы һәм бик күп.
1. Иске Татар бистәсендә бу елга өченче тапкыр ярминкә узачак. 24 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр биредә 10 өй эшләчәк. Туристлар анда сувенирлар ала, милли ашлардан авыз итә ала.
2. Казансу буе быел да матур «күлмәген»  киеп, Яңа ел кунакларын көтә. Биредә  Европадагы иң озын шугалакларның берсе барлыгын беләсездер инде. Аның озынлыгы бер чакрымга җитә.
3. «Казан Арена»  янында урнашкан «Юркин парк»та тимераякларны прокатка бушлай бирәләр. 7 квадрат метрлы шугалакта шуудан тыш, биредә теләсә кем күңел ача ала. Казан ипподромы исә «Кышкы Сабантуй»га чакыра.
4. «Казан» гаилә үзәге каршында, быел беренче тапкыр, 7 гыйнварда, «Оранжевый ветер»  дигән актив спорт фестивале узачак.
5. Казан Кремле музей-тыюлыгы да бәйрәмнәргә бай программа әзерли. 27 декабрьдән 31енә кадәр Спас манарасында уникаль яктырткычлы шоу күрергә мөмкин булачак. Ул 2 гыйнварда кичке 6дан 10га кадәр кабатлап күрсәтелә. Башкала кунаклары һәм Казан халкы шулай ук «Новогодняя Казань»  кичке экскурсиясен тамаша кыла ала. Моннан тыш, «Манеж»  һәм «Эрмитаж»  залларында балалар өчен әкияти күңел ачу чаралары көтелә. Казан Кремле музее да бәйрәм көннәрендә эш сәгатен үзгәртә. Яңа ел каникулларында алар иртәнге 10нан кичке 9га кадәр эшли.
6. Зөя утрау-шәһәрчегендә 1-10 гыйнвар көннәрендә 11.00, 13.00, 14.30, 16.00 сәгатьләрдә «Сказ о Никите стрельце и царице Сююмбике»  дигән әкият күрсәтелә. 1, 2, 7 гыйнварда кичке дүрттә ут тамашасы була. 2-7 гыйнвар көннәрендә көндезге 12дә һәм 2дә «Свияжские забавы»  җырлы-биюле уен тамашасы көтелә. 3, 6 гыйнвар көннәрендә дә Зөягә барсагыз, интерактив уенда катнаша аласыз. Шулай ук Зөягә барганда уң якта калган «Татар авылы»  этнографик музей комплексы да кунаклар кабул итәргә әзер.
7. Бөек Болгар Яңа ел бәйрәмнәрендә «Яңа ел калейдоскобы»  тамашасына чакыра.
8. Алабуга тарих-архитектура һәм мәдәни музей-тыюлыгында да уен программалары оештыру каралган.
9. Чистай музее да балалар өчен күңелле әкият-тамаша тәкъдим итә.
10. Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резиденциясенең ишекләре исә 25 гыйнварга кадәр ачык булачак.
Чыганак: "Интертат" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев