Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа татар теле дәреслекләре инглиз китапларына нигезләнеп әзерләнә

Татарстанда рус телле укучылар өчен яңа дәреслекләр языла. 1 нче сыйныф өчен булган дәреслекнең беренче өлеше инде әзер диярлек.Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов...

Татарстанда рус телле укучылар өчен яңа дәреслекләр языла. 1 нче сыйныф өчен булган дәреслекнең беренче өлеше инде әзер диярлек.
Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сөйләде.
“Бу дәреслекләр милли мәгариф концепциясе нигезендә әзерләнә. Без татар теле дәресләрен, бигрәк тә рус телле балалар өчен, кызыклы итеп, нәтиҗәле итеп оештыруны максат итеп куябыз. Бу безнең укытучыларның әзерлегенә һәм укыту-методик дәреслекләрнең сыйфатына бәйле”,  диде урынбасар.
Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, моңа кадәр әлеге дәреслекләрдә грамматика өстенлек иткән. “Без балаларга тел структурасын өйрәтеп килдек. Сөйләшергә өйрәтергә кирәк, дип, коммуникатив башлангыч турында күп сөйләдек инде, әмма эшкә барып җитми. Яңа дәреслекләрдә грамматикадан тулысынча арынып булмый, билгеле, чөнки телне ансыз гына өйрәтү мөмкин түгел. Эшкә без башлангыч сыйныфлардан керештек. Беренче сыйныф дәреслегенең беренче кисәге эшләнде, быел ул тулысынча әзерләнеп бетәчәк”, диде министрлык вәкиле.
Әлеге әсбап инглиз теле дәреслеге нигезендә әзерләнә. Моның белән авторлар коллективы шөгыльләнә. Аларның максаты — инглиз теле дәреслеге үрнәгендә тулы бер комплект оештыру. Комплект дәреслектән, эш дәфтәреннән, укытучы китабыннан гыйбарәт булачак. “Безнең татар теле укытучылары дәрескә әзерләнгәндә җәфа чигә, өстәмә материал таба алмый интегә. Инглиз теле укытучысы дәрескә кергәнче 30 минут алдан китабын ачып күз йөртеп чыкса да, “урта куллы” дәрес уздыра ала. Без шул принципны истә тотып, татар теле укытучысына да методик басма әзерләдек”, дип аңлатма бирде Илдар Мөхәмәтов.

Бу метод белән укытучы интерактив тактада эшли ала. Моның өчен яңа җырлар яздырылган, махсус лингвистик уеннар өйрәнелгән. “Безнең максат — дәресне укучыга кызыклы итеп оештыру”, дип нәтиҗә ясады әңгәмәдәшебез.
Китаплар 1-11 сыйныф укучылары өчен якынча 5 елдан әзер булачак.
rr
 


Фото: kpfu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев