Яңа уку елын – яңача!

Яңа уку елын «Сабантуй» журналы яңарып башлый: яңа, заманча дизайн, яңа сәхифәләр, яңа авторлар. Сентябрь саны тулысынча хәбәрче балалар тарафыннан әзерләнгән. Алар һәркайсы үз кызыксынулары турында сөйли. Барлык язмаларны уртак тема – музыка берләштерә.
Фәнсөяр бик күп белә. Яшьтәшләренә музыка уен коралларын танырга өйрәтүче уен-биремнәр тәкъдим итә. Шәвәли – кызыксынучан. Бу юлы ул көй язарга өйрәнә. Шул арада музыка турында бик күп кызыклы фактлар белән танышырга да өлгерә. Ә Галия укырга ярата. «Китап киштәсе» сәхифәсендә үзенә иң ошаган китаплар турында сөйли. Сәидә исә һәркемне татарча сөйләшергә өйрәтмәкче. Заманча сүзләрнең татарчага тәрҗемәсен эзли. Зәйнәп – оста пешекче. Журналның сентябрь санында ул коймак пешерү серләрен аңлата. Фәридә сөйләннән төрле әйберләр ясарга оста. Аның белән бергә «Хагги-вагги»лы йөзек ясарга өйрәнеп була. Әмир исә йорт хайваннары турында сәгатьләр буе сөйли ала. Бу юлы ул җырларга яратучы җан ияләре – тавыклар белән таныштыра.
«Сабантуй» журналының 9 нчы санында Леонид Якубовичның үзен шаккатырган, татар, рус, инглиз, хәтта корея телләрендә җырлаучы кыз – Әминә Әмирова белән танышырга, бик күп уеннар уйнарга, сканворд чишәргә, бадминтон турында күбрәк белергә, Рифә Рахманның «Бизнесмен» дип аталучы өр-яңа хикәясен укырга, 3D рәсем ясарга, балалар иҗат иткән мемнар укып, рәхәтләнеп көләргә, бәйгеләрдә катнашырга, кыскасы, вакытны искиткеч файдалы уздырырга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.