Яктылык кайтаручы элементлар гомерегезне саклап калырга мөмкин

Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая, дип искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен, караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Бу рәвешле саклану чарасын күрү 65 процентка җәяүлене бәрдерү очрагын киметә, ди автоинспекция хезмәткәрләре.
Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене шоферлар фара яктысы астында 25-30 метрдан күрсә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент беркетелгән җәяүлене алар 130-140 метр арадан күрә ала. Караңгы вакытта автомобиль юлы кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлеләргә хәзер яктылык кайтаручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Болай булмаган очракта, административ штраф салу закон белән каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч