Якынлашып килүче кышны яратыр өчен 10 сәбәп

Һәр ел фасылы үзенең матурлыгы, могҗизасы, үзенчәлеге белән килә. Әмма кыш белән кайсы фасылны чагыштырып була икән? Аны яратыр өчен сәбәпләре дә бар!
- Кыш көне үзеңнең яраткан чынаягыңа тәмле какао ясап, көнеңне яхшы китап укып үткәрү үзе ни тора!
- Әлеге ел фасылында мизгел эчендә бөтен дөнья әкияткә әйләнә дә куя!
- Бии-бии төшкән кар бөртекләренә карап сабый чакны искә төшерергә була.
- Ә бөтен гаилә белән җыйнаулашып таудан шуулар? Ничек күңелле бит!
- Кыш көне "кайнар чәйле" сөйләшүләр тагын да "тәмлеләнә".
- Кышны җылы шарфлар өчен генә дә яратырга була бит!
- Ә Яңа елны көтүләре? Нинди бәхетле мизгелләр!
- Чыршы бизәүләр, туганнарыңның елмаюын күрү, бүләкләр алу... Кыш безгә шушы матур минутлары белән килә ич!
- Могҗиза көтүләр...Теләкләр теләү...
- Әлеге мизгелләр кышны яратырга мәҗбүр итә дә инде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч