Ял кирәк

Беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләренә Белем бәйрәмендә түләнә торган ял көне бирергә кирәк. Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага Прогрессив белем бирү институты җитәкчесе Анна Маркс шундый тәкъдим җиткергән. Ул психологлар һәм әти-әниләр фикеренә нигезләнә. Психологлар әйтүенчә, баланы беренче мәртәбә мәктәпкә озатканда әти-әнисе янында булса, бу кечкенә кешегә ышаныч һәм тынычлык өсти. Әти-әниләр үзләре дә балаларын мәктәпкә озатырга тели. Югары уку йорты уздырган сораштырудан күренгәнчә, моның өчен әти-әниләрнең 83 процентына үз хисабына ял алырга туры киләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.