Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Япониядә сораштыру: "Үскәч кем булырга телисең?"

«Дайичи Сэймэй Хокэн» компаниясе гыйнвар аенда “Үскәч кем булырга телисең?” дигән сораштыру нәтиҗәләрен игълан итте.Ир-балалар арасында дүртенче урында “Поезд, автобус, машина йөртүчесе” булырга теләү...

«Дайичи Сэймэй Хокэн» компаниясе гыйнвар аенда “Үскәч кем булырга телисең?” дигән сораштыру нәтиҗәләрен игълан итте.
Shichi Go San
Ир-балалар арасында дүртенче урында “Поезд, автобус, машина йөртүчесе” булырга теләүчеләр тора. Бу төркем җавап бирүчеләр инде ике ел рәттән һаман югарырак баскычка күтәрелеп килә. 1989 нчы елда сораштыру башланганнан бирле, бу алар өчен иң югары нәтиҗә, моның сәбәпләрен әлеге компания болай аңлата: “Канадзава белән Нагано шәһәрләре арасында тиз йөрешле Синкансен поезды йөри башлау йогынты ясаган булырга тиеш”.
Кыз-балалар арасында узган елда тугызынчы урынны алган “дизайнер” һөнәре быел сигезнче урынга, ә былтыр ундүртенче урында булган “кибетче” һөнәре быел тугызынчы урынга күтәрелгән, димәк модага бәйле һөнәр популярлык казана бара. Компания бу хәлне “видеоуеннар яки интернеттан төрле мәгълүмат алу мөмкинлеге арту” белән аңлата.
Ир-балалар арасында беренче урынны алты ел рәттән “футболчы” һөнәре яулап килә. Бу һөнәр елдан-ел “бейсболчы” һөнәрен үзеннән артта, ягъни икенче урында, калдырып килә. Аурупада уйнаучы япон футболчылары саны арту беренче сәбәп булса, икенчесе — 80 нче елларда футболны популярлаштырган “Captain Tsubasa” мангасын укып үскән балалар инде хәзер үзләре ата булып, үз балаларына йогынты ясый алганнар, дип фаразлана.
Сораштыру узган елның июль аеннан башлап сентябрь аена кадәр үткәрелде. Әлеге сораштыруда Япониянең 1100 баласы катнашкан, шуларның бер өлеше — мәктәпкәчә яшьтәге балалар, икенче өлеше — башлангыч мәктәп укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев