Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яр Чаллы да кушылды

Zoom платформасы аша үткәрелүче онлайн-очрашуларга Яр Чаллы шәһәренең 41 номерлы мәктәбе укучылары да кушылды.

Zoom платформасы аша үткәрелүче онлайн-очрашуларга Яр Чаллы шәһәренең 41 номерлы мәктәбе укучылары да кушылды. 3 март көнне әлеге мәктәптә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән күреште.

Мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Айгөл Гыйззәтуллина укучыларның иҗат җимешләрен журнал битләрендә бастырулары өчен “Сабантуй” журналы редакциясенә рәхмәтен җиткерде. Зилә Зиннуровна исә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары медиапроектлары, яңа сәхифәләр, бәйгеләр турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар да үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып, баш мөхәрриргә сорауларын бирә алдылар.

Мондый очрашуларның төп максаты – укучылар белән элемтәне ныгыту. Шул нисбәттән балалар белән журналның эчтәлеге, сәхифәләре турында да фикер алыштык. Балалар проблемаларына багышланган, аларны чишү юлларын табарга ярдәм итүче сәхифә булса, әйбәт булыр иде, дигән теләк-тәкъдимнәрен җиткерде укучылар. Журнал мөхәррире бу теләкләрне бик теләп кабул итте һәм әлеге сәхифәне “Ак каурый” түгәрәге әгъзаларына алып барырга тәкъдим итте. Балалар исә мондый эшкә җаваплы карап, киләчәктә яңа сәхифә белән журнал укучыларын сөендерерләр дип ышанып калабыз.

Әлеге чараны оештырган Яр Чаллы шәһәренең 41 мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге җитәкчесе Гөлия Вәгыйзовага рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев