Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Зинира Рамазанова: “Ярый әле, әни, безне укытмадың!” Йолдызларны кем укыткан?

Бүген – укытучылар бәйрәме. Шул уңайдан, танылган артистлар, алып баручыларның укытучыларын барладык. Танылган шәхесләребезнең укытучылары, укытучы-әниләре турында тулырак:Әдилә Сәфәрова (“Манзара” та...

Бүген – укытучылар бәйрәме. Шул уңайдан, танылган артистлар, алып баручыларның укытучыларын барладык. Танылган шәхесләребезнең укытучылары, укытучы-әниләре турында тулырак:
Әдилә Сәфәрова (“Манзара” тапшыруын алып баручы):

– Менә бит ул минем беренче укытучым! Икенче сыйныф ахырында гына минем классташлар аның минем әнием икәнен белде. Өйдә “Әни” дип эндәшсәм, мәктәптә ул минем өчен “Фәния Хафизовна” иде. Кечкенә чакта өйгә төргәк-төргәк дәфтәрләр алып кайта иде. Мин аның алдына утыра, ә ул тикшерә иде. “Бишле” куйса, сөенә, ә берәр дәфтәргә “өчле” төшсә, и жәлли идем шул укучыны.
Август җитсә, парталар буярга менә идек әни белән. Аның кабинетын матурлау шулай ук безнең гаилә катнашында үтә иде. Фотода бик җитди күренсә дә, әнием бик позитив, актив һәм эш яратучан, җаваплы ул минем. Әти аны яратып “Файка” ди.
Зинира Рамазанова (җырчы):

– Әнием башлангыч сыйныфлар укытучысы. Пенсиягә кадәр тагын ике ел эшлисе калды. Без гаиләдә өч кыз үстек, ләкин әниебез беребезне дә укытмады. “Әле ярый, укытмадың”, – дип көлешәбез. Мәктәптә берәрсе кыерсытканнан соң, әни янына барып әйтәсе килгән чаклар була иде. Ләкин ул күз карашы белән генә “миңа килмәгез”, дип аңлатты. “Сезнең класс җитәкчегез бар, аңа әйтегез”, дия иде. Мәктәптә ул безгә бары укытучы булды. Әле өйгә кайткач та, катырак тавыш белән сөйләшеп җибәргән чаклары булгалады. Ул вакытта: “Әни, син өйдә. Укытучы икәнеңне оныт”, – дип әйтә идем.
Укытучы баласына җаваплылык зуррак инде, билгеле. Яхшы укырга да, тәртипле, үрнәк булырга да туры килә. Кайтуга ашау белән дәрес хәзерләргә утырасың. Әниең укытучы булуның плюслары да бар: дәресләр әзерләгәндә ярдәме бик нык тия иде.
Айдар Галимовның әнисе Бибинур апа да 38 ел буе татар теле һәм әдәбияты укыта.

– Айдарны башка укучылардан аерып, жәлләгәнем булмады. Һәрвакыт “бишле”гә генә укыды. Бервакытта да кыстап өй эше эшләтмәдем. Өй эшләрен эшләмичә, урыныннан да кузгалмый иде. – дип сөйли әни кеше. Иң кызыгы: бүгенге көнгә кадәр улының көндәлекләрен саклый Бибинур апа.
Г.Камал артисты Фәнис Җиһаншаның әнисе дә мәктәптә физика һәм биология фәннәрен укыткан, бүген лаеклы ялда.

– Фәнис – бердәнбер улым. Мәктәптә дә яхшы укыды. Тәртибе дә яхшы булды. Кушкан эшне җиренә җиткереп эшләргә ярата иде. Төнге клубларга чыгып, тәртип бозып, егетләр белән сугышып йөрмәде. Эчү, тартуның нәрсә икәнен дә белмәде. Шуңа сөенәм. Холкына килгәндә тиз кызып китүчәнлеге бар. Әйтәсе сүзен әйтеп бетереп бушана да, аннары гафу үтенеп куя.
Хәмидуллина Камәрия (Казандагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры):

– Укучым Айрат Ильясов (алып баручы) турында әйтәсем килә. Айратның мәктәпкә һәрвакыт искиткеч зәвыклы итеп киенеп йөрүе күз алдыннан китми. Һәрвакыт ак күлмәк, кара чалбар белән күбәләкле галстуктан йөрде.
Бервакыт шулай мәктәпкә инспекторлар килде. Ул көнне Айратлар сыйныфы мәктәптә дежур. Бүлмәдә инспекторлар белән сөйләшеп утырганда, ниндидер кәгазьгә кул куйдырырга дип, Айрат килеп керде. Барысы белән дә матур итеп исәнләшеп, тәмле итеп саубуллашып чыгып киткәч, һәркем бу күренештән “ах” итте. “Бу укытучы нинди фәннән укыта ул?” дип сорадылар хәтта. Ә ул вакытта Айрат 10 сыйныфта гына укып йөри иде әле.
Нәзилә Хуҗина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев