Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь хәбәрчеләрне котлыйбыз!

22 декабрь көнне “Салават күпере” һәм “Сабантуй” балалар журналлары редакциясендә мәртәбәле кунак – Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов булды.

22 декабрь көнне “Салават күпере” һәм “Сабантуй” балалар журналлары редакциясендә мәртәбәле кунак – Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов булды. Марат Әхмәтов “Татмедиа” бинасының 9 нчы катында урнашкан балалар студиясендә Zoom платформасында атна саен узучы рәсем дәресендә дә катнашты. “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова балалар журналлары һәм Ютуб каналдагы татарча проектлар турында тәфсиллләп сөйләде.

“Сабантуй” журналы өчен видеоматериал әзерләүче балаларга "яшь хәбәрче" таныклыгы тапшыру – очрашуның иң күңелле мизгеле булды. Алты хәбәрчебез әлеге таныклыкны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары куллыннан алдылар. Моннан тыш балаларга Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән китаплар алу өчен сертификатлар да тапшырылды. Мондый хәбәрчеләребез елдан-ел артыр, татар телендә иҗат итүче балалар күбәер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев