Яшь коткаручылар лагерьга барачак

Балаларны үлемнән коткарган үсмерләргә лагерьга юллама бүләк иттеләр. Алар 10 августта “Сосновый бор” лагерена китәчәк. Әлеге бүләккә Әлмәттән Руфинә Уренцова һәм Лаеш районыннан Евгений Савельев лаек булды. Руфинә белән Евгений суга батучы балаларны коткарган.
Сүз уңаеннан, авыр тормыш хәлендә булган өч йөздән артык бала җәйге чорда республика бюджеты хисабына лагерьда ял иткән. Бюджет юлламалары белән шулай ук коронавирус авыруларын дәвалаучы медицина хезмәткәрләренең балаларын да тәэмин итәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.