Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь көрәшчеләр – җәйге лагерьда

Казан читендә гүзәл табигать кочагында урнашкан “Экран” спорт-сәламәтләндерү лагере соңгы еллардагы традицияләргә быел да тугры калган: татар милли көрәше белән шөгыльләнүче үсмерләрне үзенә кабул ите...

Казан читендә гүзәл табигать кочагында урнашкан “Экран” спорт-сәламәтләндерү лагере соңгы еллардагы традицияләргә быел да тугры калган: татар милли көрәше белән шөгыльләнүче үсмерләрне үзенә кабул итеп алды. Лагерь Олимпия резервындагы “Тасма” балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе карамагында. Шуңа да биредә әлеге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар ял итә. Арада көрәшчеләр дә бар.
 

“Лагерь дуслаштыра”


“Экран”дагы бер генә мәйданчык та буш тормый: берсендә волейболчылар туп суга, тренажер залында да бер төркем спортчы яшьләрнең тимер чөюе күренә, ә агачлар арасыннан салынган тузанлы сукмакта үсеп килүче җиңел атлетлар бер-берсе белән узыша...
– Ә безнекеләрнең кичке әбәт вакыты. Аннары күнегүләрне башлыйбыз, – дип каршы алды безне җаваплы тренерларның берсе, “Ак Барс” көрәш сараенда үсмерләрне көрәш серләренә өйрәтүче Булат Хәбибрахманов.

Август аенда 18 көн дәвам итәчәк сменада көрәш түгәрәгенә йөрүче 40 малай җыелган. Шуларның 15е Булат абыйлары кул астында шөгыльләнсә, 25 малай – танылган тренер Николай Крыловның шәкертләре.
Ул арада ашханәдән Николай Васильевич Крылов үзе һәм аны уратып алган көрәшче малайлар да пәйда булды. Бәхет өчен күп кирәк мени: малайларның күзләре янып тора – туңдырма өләшкәннәр үзләренә! “Ә сиңа әле туңдырма ярамый! Терелеп кенә киләсең. Әниең рөхсәт итмәде”, – ди танылган тренер бер малайның башыннан сыйпап. Тегесе берсүзсез ризалаша.

– Николай Васильевич бик яхшы тренер шул инде ул, – ди беренче сыйныфтан ук көрәш белән шөгыльләнүче Инсаф исемле әлеге малай. Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиянең 6нчы сыйныфына бара быел Инсаф Ногманов. – Шуңа да көрәш түгәрәгенә дә, җәйге лагерьга да барасы гына килеп тора. Ел саен барам. Җәй ял итеп кенә ятсаң, кышын көрәшергә авыр була. Лагерь дуслаштыра да.
 

Тәнәфессез спорт


Биредә көрәшчеләр алты-җиде ел элек ял итә башлаган. Шул вакыттан соң база күзгә күренеп яхшыра гына, ди тренерлар. Баскетбол, футбол мәйданчыклары төзелгән, юыну бүлмәләре, яшәү урыннары төзекләндерелгән.
– Ел саен нидер эшләнелә, – ди Николай Крылов. – Бу үз чиратында балаларның мөнәсәбәтен яхшырта. Теләп киләләр, көне килеп җиткәнен көтеп алалар. Лагерьдагы 18 көн сизелми дә узып китә. Кечерәкләр белән күнегүләрне уен формасында алып барабыз, зурракларга инде физик әзерлеккә басым ныграк ясала. Техника һәм тактика да онытылмый, әлбәттә. Аеруча техниканы яхшыртабыз.
Малайларның көчле көрәшче буласылары килсә, күнегүләрне ел әйләнә алып барырга кирәк, ди тәҗрибәле остаз. Җәйге ял озакка сузылмаска тиеш. Аннары кулдан ычкындырган вакытны, атнасына һәр көн шөгыльләнеп тә, кабат тотып булмаска мөмкин, ди. Аның белән Булат Хәбибрахманов та килеште.
– Олимпия программасына кергән спорт төрләреннән калышмаска кирәк. Аларда ялсыз шөгыльләнәләр бит. Көрәш белән сезон вакытында гына. Шуңа да яңа сезонга кереп китү җиңел булсын өчен август аен сайладык, – ди ул. – Авылларда да киң җәелдерергә кирәк моны. Белүемчә Азнакай, Әлмәт һәм Биектау якларында бар да инде ул.

 

Сабантуйсыз булмый


Лагерьның бер көнендә елдагыча бәйрәм дә ясала икән. Кечкенә Сабан туе, дип атый алар аны. Әти-әниләре кунакка килә, үзара төрле уеннарда катнашалар, ярышалар һәм, әлбәттә, көрәшәләр дә! “Бүләкләр дә була, тәкә генә юк”, – ди, уенын-чынын бергә кушып Николай Крылов.
Сабан туе димәктән, лагерьда ял итүчеләр арасында “Сабантуй” журналы призына Алабугада узган соңгы ярышта 3нче урын алган көрәшчеләр – Ислам Шәйдуллин белән Азат Хәмдиевны да күрдек. Аларның һәм башка көрәшче дусларының яхшы чыгышы Мәскәү-Киров районы командасын 4нче урынга күтәргән иде ул вакытта. “Киләсе елга нәтиҗәләрне яхшыртырга кирәк. Шуңа да без биредә”, – ди әлеге егетләр.

...Үзләрен инде шактый тәҗрибәле көрәшчеләрдәй тотканнар арасында тагын бер малай игътибарны җәлеп итте. Саба якларыннан чыккан, Теләчене таныткан спорт остасы Фәннүр Мөхетдиновның улы Айдар икән ул. Хәтерлибез – абыйсы Айрат та Николай Крылов кул астында шөгыльләнде аның, 2012 елда, 9нчы сыйныфта укыган вакытында үсмерләр арасында дөнья чемпионы да булып танылган иде.
– Көрәшкә үз теләгем белән килдем. Җиде ел шөгыльләнәм инде, – ди Айдар. – Моннан тыш биюнең брейк-данс төренә өйрәнәм. Көрәш түгәрәгеннән кайтам да, биюнекенә чабам. Ияләндем инде.
...Әлеге лагерьда ял итү балаларга келәмдә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Туктаусыз үз өстеңдә эшләү, алны-ялны белми шөгыльләнү һәм табигать кочагында шифа алуның эзсез югалганы юк әле.
[gallery columns="2" size="medium" ids="13459,13458,13457,13456,13455,13454,13453,13452,13451,13450,13449,13448,13447,13446,13445,13443,13442,13441,13440,13439,13437,13436,13435,13434,13433,13432,13431,13430,13429,13428,13427,13426,13425,13423,13422,13460"]

Фәрит САЛИХОВ


Ренат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев