Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Яшь ленинчы" газетасының элеккеге редакторы Венера Ихсанова вафат...

"Сабантуй"да, дөресрәге "Яшь ленинчы" газетасы булып чыкканда редактор булып эшләгән Венера Ихсанова вафат. 1933 елда туган Венера апабызның редакция үсешенә, бүгенге "Сабантуй"ның балалар матбугатынд...

"Сабантуй"да, дөресрәге "Яшь ленинчы" газетасы булып чыкканда редактор булып эшләгән Венера Ихсанова вафат. 1933 елда туган Венера апабызның редакция үсешенә, бүгенге "Сабантуй"ның балалар матбугатында тотрыклы урын алып калуына керткән өлеше зур.   
Венера Ихсанова "Яшь ленинчы" газетасына 1961 елны баш мөхәррир итеп билгеләнгән. Сугыш вакытында һәм аннан соң нәшер ителүдән туктап торган матбугатны җитәкләү җиңелләрдән булмый. "Яшь ленинчы"да ул 16 ел эшли.
Венера апа эшләгән чорда редакциядә Саимә Ибраһимова, Рәисә Яхина, Илгизәр Сәмигуллина кебек фидакарь җанлы журналистларны туплана. Аларга соңрак Шәех Зәбиров, Нургали Булатов, Хәмзә Зарипов, Мәҗит Вәлиуллин, Әнәс Сәләхетдинов килеп кушылган. Венера Ихсанова "Яшь ленинчы"ны җитәкләгән елларда эшләнгән эшләрне искә алып китик:

  • Пионерлар «Муса Җәлил», «Ян Юдин», «Николай Зарубин» исемле теплоходлар төзү өчен тимер ватыклары җыйдылар. Операциянең башында «Яшь ленинчы» газетасы торды.

  • Балалар шагыйре Шәүкәт Галиев 1963 елда укучыларга үз героен – Шәвәлине алып килде.

  • 1974 елда «Туган ягым – яшел бишек» операциясе үткәрелде. Аның башында күренекле язучы Гомәр Бәширов торды. Газета укучылар «Кырмыска», «Чишмә» операцияләрендә катнашып, табигатькә җан өрделәр. Моның өчен газета Бөтенроссия табигатьне саклау оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

  • 1975 елда газета «Сугыш чоры балалары» дигән операция игълан итте. Редакция сугыш башлангач Латвиянең «Кроте» пионер лагереннан Арча районының Мәңгәр авылына эвакуацияләнгән 400 малай-кызның кайберләрен эзләп тапты.


"Яшь ленинчы"дан ("Сабантуй") соң Венера Ихсанова "Азат хатын" ("Сөембикә") журналының редакторы булып эшләгән.


Венера апабызның урыны җәннәттә булсын, Аллаһы Тәгалә якыннары һәм туганнарының олы кайгысын җиңеләйтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев