Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшел чәч өчен дәрестән куарга ярыймы?

Мәгариф өлкәсендәге белгечләр әнә шундый, беренче карашка урынсыз сорауларга җавап эзли.

Мәгариф өлкәсендәге белгечләр әнә шундый, беренче карашка урынсыз сорауларга җавап эзли. Эш шунда ки, яңа уку елы башлануга, укучыларның тышкы кыяфәтенә бәйле низаглар Россия буенча бик күп мәктәпләрдә купты. Кемдер мәктәпкә сәер алка тагып килде, чәчен кызларча үстергән малайлар да булды, ә инде мәктәп формасын кияргә “онытучылар” турында әйтеп тә торасы юк. Менә шундый укучыларны нишләтергә? Кайбер укытучылар андыйларны дәрестән куып чыгарырга, дистанцион укуга күчерергә тәкъдим итсә дә, белгечләр башка фикердә. Аларның сүзләренә караганда, яшел чәч өчен дәрестән куып чыгару законга каршы килә. Мәктәп уставына укучы формасы турында мәгълүмат кына кертелә ала. Ә инде тышкы кыяфәт, ягъни чәч, тырнак, күз, каш буяу – һәркемнең үз эше. Әлбәттә, балага яхшыны яманнан аерырга өйрәтергә кирәк. Ләкин үзен күрсәтергә тырышкан өчен дәрестән куып чыгарырга ярамый, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев