Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшел Үзәннән пианист Алексей Романов Ник Вуйчич белән бергә чыгыш ясарга планлаштыра

Яшел Үзәндә яшәүче кул бармакларсыз пианист Алексей Романов, яшүсмер генә булса да, мөмкинлекләренең чиксез булуын исбатлавын дәвам итә, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.Гыйнвар аенда Алексей Казанның «La...

Яшел Үзәндә яшәүче кул бармакларсыз пианист Алексей Романов, яшүсмер генә булса да, мөмкинлекләренең чиксез булуын исбатлавын дәвам итә, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.
Гыйнвар аенда Алексей Казанның «La Primavera» камера оркестрына кушылып чыгыш ясап күпләрне шаккатырды, интернетка куелган видео-чыгышын миллионлаган кеше карады. Аннан соң аны төрле телевизион тапшыруларга чакыра, республика һәм федераль басмаларда бастырып чыгара башладылар. Ул «Пусть говорят» тапшыруында катнашып, күптәнге хыялы легендар оратор Ник Вуйчич белән очрашу бәхетенә иреште. Ник Вуйчич та аңа Казанга килгәч, сәхнәдә бергә уйнарга вәгъдә итеп китте. Әлеге үзенчәлекле яшүсмер белән кызыксыну кимеми, киресенчә, арта гына. Май аенда Романов үзе шикелле үзенчәлекле кешеләр клубы TEDx Казан проектында да катнашты.
Менә тагын сенсация: күптән түгел генә Алексей Романов Финляндиядән кайтып төште. Хельсинкига аны «Nordic Businness Forum-2016» дөньякүләм эшлекле вакыйгасына чакырдылар. Бу, гадәттә, иң уңышлы практиклар, дөнья брендлы иң яхшы маркетологлар катнаша торган форум санала. Анда тәҗрибә уртаклашалар, медиабазарны үстерү перспективалары турында сөйләшәләр. Форумга Алексей Романов белән бергә аны тәрбиягә алган әнисе Луиза Левачкова һәм яшь тәрҗемәче – 3нче гимназия укучысы Эвелина Миронова да барган. Алексейны бу дөньякүләм форумга «Җитешсезлекләр һәм өстенлекләр» темасы буенча чакырганнар. Шулай итеп, оештыручыларның меңәрләгән кеше арасыннан Яшел Үзән пианистын сайлап алуы үзе үк зур вакыйга булып тора. Хәзер Алексей Романовны Россиядә генә түгел Европа илләрендә дә беләләр.
“Хельсинкида булган өч көн минем өчен бер ай кебек тоелды, – дип сөйли үзе Алексей. – Чит илгә беренче тапкыр барган һәркем үзен шулай хис итә торгандыр дип уйлыйм. Аэропорттан ук дулкынлана башладым. Ә инде үзем чыгыш ясыйсы 5 меңнән артык тамашачы сыеш¬лы залны күргәч, шундый искитмәле матур һәм йомшак тавышлы рояль артына утыргач, дулкынлануымның чиге булмады. Башымда бер генә уй иде: ничек кенә булса да ялгышмаска һәм миңа өмет баглаучыларны кыен хәлдә калдырмаска! Мин залда кинәт кабынган бихисап сандагы утны да күрмәдем. Аннан соң, видеосын карагач кына, андагы бөтен матурлыкны бәяли алдым”.
Оештыручылар теләге белән ул «Сумерки» фильмына саундтрек, ә аннан соң концерт программасында олы кунаклар өчен фуршет залында үз иҗатында классиканы, поп музыканы, рок һәм фолкны берләштергән Италия композиторы Людовико Эйнаудиның «In un altravita» һәм «Odd days» әсәрләрен уйнаган. Соңгысы минем дебют башкаруым булды, ди музыкант егет.
“Финляндия башкаласының тарихи урыннарын карадык, алар анда бик күп. Бигрәк тә трамвайлары шаккатырды: пассажир янында буш урынга башка берәү утырмый. Кешенең үзенә уйланып утырып барырга мөмкинлек бар. Шулай ук өлкән яшьтәге парлар истә калды. Алар беркая ашыкмый, рәхәтләнеп ял итеп йөриләр, болар нинди бәхетле икән дип уйлыйсың. Аннан соң мин бик баллы ашарга яратам, шуңа күрә төрле тәмле өстәмәләр кушылган фин шоколадларын да онытасым юк”, - дип, читтә күргәннәре турында матур гына хикәяли.
19 ноябрьдә Ник Вуйчич белән бергә чыгыш ясарга планлаштырган ул. Шулай ук берничә Европа илендә концерт программасында катнашырга исәп тота, килешүе бар. “Әмма әлегә бөтен көчемне укуга юнәлттем, чөнки бу уку елы минем өчен бик мөһим – чыгарылыш имтиханнары елы. Хыялларымның тормышка ашасына ышанам”, – ди пианист Алексей Романов Яшел Үзән районы газетасына.
Чыганак: "Татар- информ"нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев