Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшелчәләр турында кызыклы фактлар

Бакчаның хәзер иң матур чагы. Яшелчәләр, җиләк җимешләр пешеп, безне куандырып торалар. Кыяр, помидор, чөгендер, кишерләр:  «мине, мине эзеп ал!»,  дип шаярта күк.Ә бит яшелчәләр безнең организм өчен...



Бакчаның хәзер иң матур чагы. Яшелчәләр, җиләк җимешләр пешеп, безне куандырып торалар. Кыяр, помидор, чөгендер, кишерләр:  «мине, мине эзеп ал!»,  дип шаярта күк.
Ә бит яшелчәләр безнең организм өчен бик тә кирәкле һәм файдалы ризыклар. Шуңа да, аларны күбрәк ашарга тырышыгыз, аеруча хәзер, чөнки тиздән көз җитәр, мәктәпкә барыр вакыт та якынлаша. Сәламәтлегебезне кайгыртыйк, витаминнарга бай ризыкларны ашарга тырышыйк.
Ә бүген без сезгә яшелчәләр турында берничә кызыклы мәгълүмат җиткерербез. Игътибар белән укыгыз һәм дусларыгыз белән дә бүлешегез.
– Кытайда гигант яшелчәләр үстерә башлаганнар.
Аларны космоста серкәләндереп тапканнар, космоста яралган помидор — 250-800 г, ә борыч 200-400 г авырлыкта. Шунысы да бар: җирдә яралмасалар да, яшелчәләрнең файдалы матдәләре үзгәрмәгән. Бер генә «җитешмәгән» ягы бар: бәясе — йолдызлар кебек, буй җитмәслек.
– Өч көн суыткычта саклаганнан соң яшелчә 30 % витаминын югалта. Ә бүлмә температурасында витаминнарның 50 %ыннан колак кага.
— Кыяр үстерү тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа.
Аның яшен 4000 елдан алып 6000 елга кадәр дип исәплиләр. Кыярның туган җире- Һиндстанның тропик һәм субтропик районнары. Хәзерге вакытта кыярның кыргый туганы – Хардвика кыяры джунглида һәм авылларда гирлянда кебек эленеп үсә.Нәкъ менә Һиндстаннан бу культура Кытайга, ә аннары Төркиягә тарала.
– Британия галимнәре, вегетариан хатын-кызларның кыз бәби табу мөмкинлеге 20 %ка күбрәк, дип белдерә.
– Япония галимнәре чили борычы һәм соя стресслар вакытында коелган чәчне үстерә дигән нәтиҗәгә килгән.
 

22

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев